Яшел Үзәндә узган зональ турда 8 районнан 21 конкурсант катнашты.
Яшел Үзәндә узган зональ турда 8 районнан 21 конкурсант катнашты.
Бәйгенең шәһәр музыка мәктәбендә узуын ерактан ук аңларга мөмкин иде. Автобуслар, бик күп машиналар. Төркем-төркем кеше мәктәпкә юнәлә. Алар күтәренгәннәр. Хатын-кызлар төрле-төрле костюмнар, ир-атлар тимер кроватьлар, Сабантуй колгалары, чиләк-көянтәләр. Районнарда әлеге бәйгегә ныклап әзерләнәләр. Яшел Үзәндә Югары Ослан, Кама Тамагы, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа районнары вәкилләре катнашты. Аларны сәламләргә килгән район башлыгы Михаил Афанасьев: «Иҗади кешеләрне эзләп табарга кирәк, алар бик күп», – дип белдерде. Катнашучыларга уңышлар теләде. Алты сәгать буе сәхнәдә рус, чуаш, татар җырлары яңгырады, Сабантуй, кыз бирнәсе барлау күренешләре күрсәтелде. Жюри бик озак фикерләшкәннән соң, җиңүчеләр билгеле булды:
«Өченче буын герое» номинациясе – Роза Фәйзуллина, Тәтеш районы;
«Хатын-кыз – ана» номинациясе – Алена Шумилова, Чүпрәле районы;
«Хатын-кыз – лидер» номинациясе – Алия Хисамова, Яшел Үзән районы;
«Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясе – Лениза Сәмитова, Апас районы;
«Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясе – Нина Колчина, Кама Тамагы районы;
«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясе – Рәмилә Әбләҗова, Кайбыч районы;
«Ир-ат – лидер» номинациясе – Радик Низамов, Чүпрәле районы.
Җиңүчеләр бәйгенең финалына Казанга киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк