Йолдызлык билгесенә карап ябыгу: Балыклар – хыялда, Сөмбелә – фән буенча

 

Коронавирус пандемиясе мәңгелек түгел,  көр күңелле кешеләр  җәйгә әзерләнәләр инде. Әзерлек, билгеле, ябыгудан башлана. Кемнең ничек ябыгуы аның нинди йолдызлыкта тууы белән бәйле икән. 

Кәҗәмөгез 

Бу йолдызлыкта туганнар ябыгырга тотыналар икән, ипи белән судан башка берни ашамыйлар. Күп ашаганнарны да тәнкыйть утына тоталар. Ярамый алай күп ашарга! Алар беләләр инде: яшәү өчен кешегә көнгә бер литр су һәм бер уч дөге дә җитә, калганы – артык. Тик төнгә кергәч, ашамый торудан тыяла алмыйлар. Иртән төнге ашавы өчен намусы борчый. Көне буе үзен җәзага утырта – дөге дә булмаячак. Ябыгалар бик тиз. Нервылардан.  

Сукояр  

Сукоярлар традиция буенча ябыга. Иң элек ул диетага утырырга бөтен көчен туплый. Бу бик озакка сузыла. Берничә дүшәмбе узып китәргә мөмкин. Тик бер көнне уяна һәм аңлый: булды – ябыга. Һәм ябыга.  

Балыклар 

Балыклар диета гына ябыктырырга мөмкин дип ышаналар. Штанга – кызлар өчен түгел. Алар берьюлы өч диетага утырырга мөмкин, чөнки бер белән генә тамаклары туймый. Иң кызыгы да шунда: шулай эшләп бик тиз ябыга торган бердәнбер йолдызлык билгесе ул.  Бөтен сере бу кешеләрнең хыяллана белүендә. Алар уйларында үзләрен бик нәфис, матур итеп тасвирлый. Ул чынга ашмый калмый.  

Кучкар  

Кучкарның ачуын чыгарасыгыз килә икән – аны берәр нәрсәдән тыегыз.  Ачуы чыккан Кучкардан да куркыныч кеше юк. Шуңа күрә дә Кучкарлар бервакытта да диетага утырмый. Бу файдасыз, чөнки якыннары һаман саен аңа ризык тәкъдим итеп торачак. Диетада утырмыйлар, ә менә спортны үз итәләр. Бигрәк тә штанганы. 

Үгезбозау 

Бу йолдызлыкта туганнар күп ашарга мөмкин булган диетаны сайлый. Ашаудан баш тарта алмыйлар. Ябыгырга теләгән Үгезбозаулар диетага утырырга телиләр икән, килограммлап яшелчә сатып алалар. Аларга нәрсә дә булса кимерергә кирәк. Алай да ябыга алмыйлар икән, баралар да кибеттән артык килограммнарын каплый торган кием сатып алалар.  

Игезәкләр 

Бу йолдызлыкта туганнар ябыгырга телиләр икән, миссионер эшен башлыйлар. Берүзең генә ябыгу күңелсез, шуңа күрә фикердәшләр эзли башлыйлар. Бергәләп ябыгырга өндиләр.  Игезәкләрне бөтен кеше дә ярата, шуңа күрә зур компания җыелырга мөмкин.  

Кысла  

Кыслалар диетага ышанмыйлар. Алар фикеренчә, бер генә алым белән артык килограммнарны бетерергә була: ашауны үзгәртергә. Гомергә! Шуңа күрә ябыгырга уйлаган Кыслалар  вегетарианга  әйләнергә мөмкин.   

Арыслан  

Арысланнар ябыгалар икән, бу эшне колачлап башкара. Аз ашау, иртән йөгерүләр – соры тычканнар өчен, ә ул бит – арыслан!  Алар үзләренә бер кәрзин экзотик җиләк-җимеш, ябыгу өчен гаджетлар, иң кыйммәтле фитнес клубка абонементлар, соңгы моделле кроссовкалар сатып ала. Әлбәттә, аның шәхси тренеры булачак.  Соңыннан Арыслан чынлап та ябыга башлый, чөнки акчасы «Доширак»ка гына калачак.  

Сөмбелә 

Алар фән буенча ябыга. Аңа кадәр әле ул ябыгу турында бик күп укыячак. Соңыннан үзе  өчен идеаль ашау, тренировка өчен программа әзерли.  Өч көн план буенча ашап кына яши әле ул.  Аннан соң аның күз уңына йога, яңача төрле ашау турында язмалар эләгә һәм аларны өйрәнә башлый. Ябыга ул, чөнки уку арасында ашарына вакыты калмый.  

Үлчәү 

Алар да җәй җитәрәк ябыгырга уйлый һәм бу проблеманы хәл итүне, гадәттәгечә, башкалар иңенә сала. Ә аралашу мохите бик зур, шуңа күрә арада диетологлар да, нутрициологлар да, тренерлар да табылачак. Менә алардан ябыгуга җиңел юл таптырачак инде Үлчәү.  

Чаян  

Чаяннар җәйгә берни эшләми генә ябыга. Яз, кошлар сайрый, мәчеләр мияулый, ир-атлар шундый матур итеп карый. Шул рәвешле, ашау кайгысы калмый аларда.   

Укчы  

Гадәти итеп ябыга: мускул массасын югалтмас өчен, тортка урын калдыру өчен каллорий дефицитын санап чыгаралар, программа тренировкасын әзерлиләр. Озак вакытка сузылган план төзиләр һәм... бу  уйлардан алҗып китеп, пиццага заказ бирәләр. Авыр эш бу  – ябыгу.  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5114
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4868
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2608
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3736
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6281
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек