Сентябрь, 2016

Кучкар.

Тормышыгызны үзгәртергә теләсәгез, хәзер нәкъ вакыты. Яңа эшләр башлар өчен көчегез дә, мөмкинлегегез дә булачак. Уңышка ирешим дисәгез, барысын да яхшылап планлаштырыгыз. Яхшы гына табыш алу ихтималы зур.
 

Үгезбозау.

Тынгысыз ай, ял итү турында онытып торыгыз. Баш-аягыгыз белән эшкә чумарга туры килер.  Моның яхшы ягын да тоярсыз – көзге депрессиягә  бирелергә сезнең вакытыгыз юк!
 

Игезәкләр

Тормыш ыгы-зыгысы тәмам бөтереп алыр. Шул ук вакытта күңелле сюрпризларга да юлыгырсыз. Әллә кайчаннан күрешмәгән якын танышыгыз белән очрашу ихтималы килеп чыгар.
 

Кысла

Бу айда эш турында азрак уйларсыз. Бөтен игътибарыгыз гаиләгезгә юнәләчәк. Көз уртасында мондый үзгәрешләрнең сәбәпчесе – тормыш кыйммәтләрен яңача бәяли башлау.
 

Арыслан

Үз мәнфәгатьләрегезне онытып торырга туры килмәгәе. Көзге меланхолиягә бирешмәс өчен, көчегезне гаиләгезгә багышлагыз. Эштә бар да яхшы. Моңарчы тотынырга куркып торган эшкә һич шөбһәсез алына аласыз.
 

Сөмбелә

Тыныч һәм эшлекле ай. Тормышның күп өлкәләрендә гармония хөкем сөрер, үзегезне бәхетле итеп тоярсыз. Тирә-юньдәгеләр алдында абруегызны күтәреп җибәрердәй күркәм гамәл кылырсыз.


Бизмән

Күңелегез күтәренке булыр, рәхәтләнеп ял итү форсаты килеп чыгар. Күптәннән хыялланган ниндидер бер зур әйбер сатып алу ихтималы бар. Гомумән, бу айда сатып алган әйберләрнең куанычы озакка җитәчәк. 
 

Чаян

Тормышыгызга «ревизия» ясар чак җиткән икән бит. Күңелдәге  генә түгел, өйдәге иске-москыдан да җиңел генә котылыр өчен, дөрестән дә, бик уңай вакыт. Яңа идеяләрне тормышка ашыру җае чыгып тора.
 

Укчы

Күңелегез урынында түгел. Моның сәбәбен аңлата да алмыйсыз. Вак-төяк мәшәкатьләр дә кәефегезне кырачак. Иң яхшысы: бу айда зур эшләргә тотынмау, мөмкин кадәр азрак аралашу. 
 

Кәҗәмөгез

Табышлы ай. Моның өчен үзегез дә бик күп көч куярсыз. Гел эш дип торуыгыз гаиләгездә бәхәсләр дә тудырырга мөмкин. Ниятләгәннәрегезне тормышка ашырганда кемнеңдер ярдәмен тоярсыз.
 

Сукояр

Уңышлы ай. Башкалар көзге депрессиягә каршы көрәшкәндә, сезнең барысы да «җырлап» кына барачак. Яңа эшкә алыну, яңа идеяне тормышка ашыру өчен бик яхшы вакыт.
 

Балык

Күңелегез һич кенә дә тормыш чынбарлыгы белән килешергә теләмәячәк. Сез әле һаман да җәйге дулкында яшәвегезне дәвам итәсез. Тәмам «уянып» җиткәнче, яңа эшләргә тотынмый торыгыз.


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4029
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3975
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3352
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6027
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4698
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек