Логотип
Йолдызнамә

Рухыңа туры килгән дус (йолдызнамә)

Җан дуслар булу өчен йолдызларның да туры килүе кирәк икән. Тикшереп карагыз әле, дөресме?

 Кучкар
Кучкар өчен Сукояр бик яхшы дус була ала. Йолдызлыкның әлеге ике билгесе бергә булсалар, зур көчкә ия. Кучкарны Сукоярның идеяләре яңа уңышларга рухландыра. Ә Сукояр рәхәтләнеп моңа теләктәшлек итә. 


Үгезбозау
Балыклар белән үзләрен бик рәхәт хис итә.  Балыклар йолдызлыкның бу билгесендә туучыларга күп эмоцияләр бүләк итә һәм тормышларын тагын да кызыграк ясый ала. Ә Үгезбозау үз чиратында  аралашу өчен уңайлы шартлар тудыра.


 Игезәкләр 
Кызыксынулары һәм  яшәү рәвешләре белән  Кучкарга якын.  Бу тандемга сөйләшергә тема да,  бергәләп башкарырга шөгыль дә бетми калмый.  Икесе дә тәэссоратлар ярата, бүгенге көн белән яшиләр һәм маҗараларга һәрвакыт әзер.


Кысла
Үгезбозаулар бик яхшы дус була ала.  Алар – җандашлар! Дуслашалар икән, туганнарга әйләнәләр. 


Арыслан 
Арысланнар өчен  иң якын дус – Игезәкләр. Алар  лидерлык өчен көрәшми. Болай да бар да ачык.  Игезәкләр Арысланнарга ышаныч өсти һәм тирә-яктагыларга бары тик яхшы яктан гына күренергә ярдәм итә.

 
Сөмбелә
Кысла белән уртак телне җиңел таба.  Алар теләсә нәрсә турында сөйләшә һәм бер-берсен ярты сүздән аңлый ала. 


Үлчәү 
Арысланнар белән вакыт үткәрү рәхәт һәм күңелле. Алар икесе дә гүзәллек  һәм затлылык гәүдәләнеше.  Бу ике билге союзы һәрвакыт югары максатларга омтыла. 


Чаян 
Алар өчен иң якын дус – Сөмбелә.  Нәкъ менә әлеге билгедә туган кешеләр  Чаянда  негатив эмоцияләрне  сүндерә, бар идеяләрен һәм планнарын тормышка ашырырга ярдәм итә. Сөмбелә  Чаянны бервакытта да бәладә калдырмый. Киңәш белән дә, акчалата да ярдәм итәчәк.

 
Укчы
Үлчәүләр белән уртак тел табар.  Алар бер-берсен тулыландыралар. Укчы идея әйтә, Үлчәү аны гамәлгә ашырырга мөмкинлекләр эзли. 


Кәҗәмөгез
Чаяннар янында үзен  рәхәт хис итә.  Бигрәк тә бергә эшләсәләр. Чаянның артык эмоциональ, ә Кәҗәмөгезнең  артык басынкы булуы аркасында гына араларыннан кара мәче узарга мөмкин. 


 Сукояр  
Укчы алар өчен җан-дус була ала.  Икесе дә романтик һәм хыялланырга ярата. Шуңа күрә Сукояр иптәшенең бөтен фантазияләрен аңлаячак һәм кабул итәчәк. Бер-берсен рухландыралар һәм яшәү мәгънәсен табарга ярдәм итәләр. 


Балыклар 
Кәҗәмөгезләр белән ныклы дуслык урнашырга мөмкин. Балыкларның  уйлап бетерелмәгән карарларын һәм адымнарын Кәҗәмөгез контрольдә тота, ә тегеләре үз чиратында Кәҗәмөгезнең читләргә ябык булган эчке дөньяларына кереп, психологик проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. 
Чыганак: http://propositive.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар