МАРТ 2015

Кучкар

Күп кенә хыялларыгыз чынга ашар, куйган максатларыгызга ирешү өчен юллар ачылыр. Сәламәтлегегезгә бик тә игътибарлы булу кирәк. Бу айда акчагызны сак тотыгыз, кирәкмәгән әйбер алу мөмкинлеге бик зур.

 

Үгезбозау

Катлаулы ай көтелә. Теләкләрегез белән мөмкинлекләрегез икесе ике юлдан йөри. Тирә-юньдәге вазгыятькә тыныч караш һәм юмор хисегез барлык мәшәкатьләрне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Ашыкмагыз, бар да үзеннән-үзе җайланачак.
 

Игезәкләр

Якыннарыгызның сезнең ярдәмгә мохтаҗ булуы ихтимал, аларга игътибарлырак булыгыз. Элеккеге үпкәләрдән котылу өчен менә дигән форсат бу. Эш мәсьәләсендә үз көчегезне дөрес бәяләгез, югыйсә көлкегә калуыгыз бар. 

Кысла

Ай башында ерак юлга чыгудан тыелып торыгыз. Айның икенче яртысы сәламәтлекне һәм тышкы кыяфәтне кайгырту өчен яхшы вакыт. Эш урыныгызда  хезмәтегезне бәяләрләр,  хезмәт хакының да арту ихтималы бар.  Зур әйберләр сатып алмагыз, оттыруыгыз мөмкин.


 

Арыслан

Яңа эшләрне айның икенче яртысыннан башласагыз әйбәт. Якын кешегезгә җылы сүзегезне, ягымлы карашыгызны кызганмагыз, югыйсә гаиләгездә низаг килеп чыгарга мөмкин. Яман гадәтләрдән арыну өчен иң яхшы ай.

 

Сөмбелә

Бу айда акча белән бәйле мәсьәләләргә катнашмый торыгыз. Эшегездә активрак булырга кирәк, чөнки сезне сынаучылар бар. Айның икенче яртысында финанс ягы әйбәтләнер.  
 


Бизмән

Башкаларның фикеренә колак салыгыз. Компромисска барырга тырышыгыз. Мөмкин кадәр низаглардан качыгыз, югыйсә бик зур бәхәскә кереп китеп, тормышыгызны катлауландырырсыз. Айның икенче яртысында мул гына керем көтелә.
 

Чаян

Беренче урынга эш һәм тагын бер тапкыр эш калкып чыгар. Әмма ерак юлга чыгудан баш тартсагыз, яхшырак. Элеккеге танышларны очратып, көтелмәгән ярдәмгә юлыгырсыз. Акчаны кысып тотыгыз, тиз генә керем көтелми.

 

Укчы

Мөмкинлек булса, барлык мөһим эшләрне башка бер вакытка күчерегез. Ай ахырына таба боларны башкару өчен җайлы вакыт чыкмый калмас. Гаиләгезгә көнләшү хисен берүк кертә күрмәгез, ахыры начар бетәргә мөмкин. Эштә гайбәтләргә катнашмагыз, югыйсә гаепле булып калырсыз. 

 

Кәҗәмөгез

Айның беренче атнасында бик зур игътибар һәм түземлек таләп ителүе ихтимал. Соңыннан яхшы үзгәрешләр башланачак. Көчегезнең артып китүен үзегез дә тоячаксыз. Эштә үз сүзегездә нык торыгыз. Күптән хыялланып йөргән нәрсәгезне сатып алырсыз. Гаилә тормышы үз җае белән барыр.

 

Сукояр

Күп аралашулар, очрашулар, танышулар ае. Мәгълүматны җиткереп кенә торырлар. Күп вакытны гаиләгез белән үткәрергә тырышыгыз. Бу айда газиз кешегезнең хисләре  романтик төсмер алачак, бу бигрәк тә ай ахырына таба күренәчәк. Эштә бар да тәртиптә. 

 

Балык

Тормышның чын мәгънәсендә тәмен тоеп яшәрсез. Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә теләсәгез – нәкъ вакыты. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, йөрәгегезне тыңлагыз, бу айда аеруча сизгер ул.  

фото: https://pixabay.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6608
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4316
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3098
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2937
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату