Логотип
Йолдызнамә

Ир-ат куркулары (йолдызнамә)

Көчле зат дип йөртсәләр дә, ир-атларның да авырткан урыннары, йомшак яклары бар. Белеп тора комачау итмәс.


Кучкар «Мин иң-иңе түгелдер?»
Бу йолдызлыкта туганнарга бар өлкәдә дә иң яхшысы булырга кирәк. Ул иң көчлесе, иң акыллысы, иң яхшысы булырга тиеш. Шуңа күрә дә амбицияле максатлар куялар һәм, әйтергә кирәк, аңа ирешәләр. Ләкин медальнең икенче ягы да бар: алар булганны югалтудан, отылудан курка. Алар бар яктан да иң-иңе була алмауны аңлаудан уттан курыккан кебек курка. Әгәр аның гениальлеген шик астына куясыз икән – дошманга әвереләчәксез. Ә ул бик тиз кызып китүчән. Дөрес, ничек кызса, шулай сүнә. Әмма аның белән конфликтка кермәвең хәерле. 


Үгезбозау: «Ә бәлки мин хәерче һәм кызыксызмын?»
Үгезбозауларга яңа танышлар булдыру авыр бирелә, чөнки үзләрен кызыклы шәхес дип бәяләмиләр. Ялгызлыктан бик куркалар. Тагын бер йомшак яклары – финанс стабильлек. Әгәр «кара көнгә» запаслары булмаса йә акчалары җитми башласа, алар депрессиягә төшә. Әлеге йолдызлыкта туганнарга стабильлек мөһим, шуңа күрә һәрвакыт «кара көн» турында уйлыйлар. Сюрпризларны авыр кабул итә. Өч көннән соң диңгезгә китәбез, юллама алынган дип әйтеп карагыз әле. Низаг чыгачак. Бу Үгезбозау белән яшәү күңелсез дигән сүз түгел, билгеле. Сюприз яратмыйлар, әмма үзләре сюрприз ясарга ярата. Аңа ышанып, өйдә уңайлылык булдырсагыз, ул ничек тә сезне шаккатыру җаен табар. 


Игезәкләр: «Мине беркем хөрмәт итмидер»
Игезәкләр өчен үзен кирәкле, абруйлы итеп тою бик мөһим. Аларның әйткән сүзе дә нокта булырга тиеш. Әгәр кемдер сүзләрен шик астына куя икән, алар өчен моннан да  авыр хәл юк. Хөрмәт итмәгәненә ишарә ясыйлар икән, күңеленә төзәлә алмаслык яра салыначак. Игезәкләр үзен менә дигән оратор һәм күп белүче итеп куярга ярата. Әйләнә-тирәдәгеләрдән бары тик хөрмәт кенә көтә. Әгәр бу йолдызлыкта туган иргә гашыйк икәнсез, аны тыңларга өйрәнегез.


Кысла: «Ә бәлки мин ахмак, хәерче һәм ямьсез?»
Кыслалар – комплекслары иң күп булган йолдызлык билгесе. Теләсә нәрсә өчен борчылырга мөмкиннәр. Әйләнә-тирәдәгеләр фикеренә бәйле кешеләр, шуңа да тәнкыйтьне авыр кабул итәләр. Алар кыюсыз. Кайберчакны бөтен ихтыяр көчен бер йодрыкка төйнәп, беренче адым атларга да мөмкиннәр, әмма куркыныч тойсалар, качалар. Аларны беркайчан да гаепләргә ярамый, дошманына әйләнәчәксез. Ә кыслалар бик авырдан гафу итә. Алар өчен иң яхшы партнер: дилбегәне үз кулына алган хатын-кыз. Шул вакытта гына кыслалар зур үрләр яулый ала. 


Арыслан: «Патша... бары тик патша»
Бу йолдызлык билгесендә туучылар – патшалар. Алар үзләрен нәкъ шулай тота. Хаксыз икәннәрен исбатларга тырышмагыз да. Ул бары үзенекен сөйләячәк һәм эшләячәк. Шелтәләрне яратмый. Аны ничек бар шулай кабул итегез, йә хатын-кыз хәйләкәрлеген кушыгыз.
Үзләренә бик ышаналар һәм үзләрен идеаль ир дип саныйлар. Әгәр икенче планга күчсәләр, йә көндәшләренә отыла башласалар, алар өчен бу чын фаҗига. Мин-минлекләренә нык тиячәк.


Сөмбелә: «Мин дөрес кеше түгел»
Сөмбеләләр идеаль булырга омтыла. Шуңа күрә үз кимчеләкләрен беләләр һәм бу хакта кычкырып әйтәләр. Әмма бу да кимчелекләре белән көрәштә файда бирми. Алар үзләрен артык тыйнак булаганнары өчен әрли, харизмалы булуында шикләнә һәм артык авырлыгы өчен борчыла. Сөмбелә – әйләнә-тирәдәгеләрнең кәефен сизүчән, аларның проблемаларын үзенә ала. Китап укый башласалар үзләрен төп герой итеп күзаллыйлар, медицина энциклопедиясе ачсалар, әллә никадәр авыру табалар. Дөрес, бу аларның фантазияләре, әмма Сөмбелә моны чын итеп кабул итә. Якыннары чын булуына шикләнә икән, ул алар өчен фаҗига. Әллә нәрсә уйлап чыгарырга мөмкиннәр, әмма үзләренә карата мыскыллау кабул итә алмыйлар. Шуңа күрә Сөмбелә белән килешергә кирәк.  Бары тик тыңлап һәм теләктәшлек итеп кенә аның иң якын дустына әйләнергә мөмкинсез. 


 Үлчәү: «Тормышта бер нәрсәгә дә ирешә алмасам?»
Үлчәүләр бар кешенең дә тормышы яхшы булсын иде дип хыяллана. Мәктәптә дошманнарны дуслаштырырга тырыша, үскәч тә кимсетелгәннәрне атлап узмый. Алар дөньяда тынычлык теләүчеләр, үзләре дә шуңа омтыла. Әгәр аларга  ачулы эндәшсәсез, тупас булсагыз, дошманына әйләнәчәксез. Ул бер сүз әйтмәячәк, әмма башка сезнең якка борылып та карамаячак. Үлчәүләр белән тыныч һәм тыйнак булырга кирәк. Бу йолдызлыкта туучылар үзгәрешләрдән, яңа тормыш башларга курка. Бернәрсә дә барып чыкмаячак дип уйлый. Моннан кала җәмгыятьтә югары урын тотмаганлыкларыннан бик кимсенә. 


Чаян: «Мине беркем дә яратмаса?»
Чаяннарны салкын, эмоциясез дип кабул итү гадәткә кергән. Әмма алар эчендә тирән яралар, балачактагы үпкәләүләр, комплекслар җитәрлек. Ә иң курыкканы: аның авырткан урынын табып, чаксалар. Чаяннар тарту көче зур булган йолдызлык, әмма аларның йомшак яклары: сентиментальлек һәм тиз яралана торган күңелләре. Шуңа ул тимер кеше битлеген кия дә, беркемне дә якын җибәрмәскә тырыша. Күңелен яралауларыннан курка. Чаянны үзегезгә каратасагыз килә икән, психологик яктан комфорт шартлар тудырыгыз, үзегезнең тугры булуыгызны раслагыз. Әмма кечкенә генә бер хата ясыйсыз икән, шунда ук дошманнар исемлегенә күчәчәксез. Ул сезне башка якын китермәячәк. 


Укчы: «Отылсам?»
Укчылар отыла белмиләр һәм җиңелүләрен беркайчан да танымыйлар. Тирә- яктагыларның аны җиңүче һәм бәхетле кеше итеп танулары бик мөһим. Әгәр дә берәр авырлыкка очрыйлар икән, гарьләнәләр һәм моны яшерергә тырышалар. Бу йолдызлыкта туучылар хаксыз булудан бик курка. Хаксыз булуларын үзләре танысалар да, белгертмиләр. Арысланнар кебек үзләрен дөньяда бердәнбер дип саный. Әгәр алар белән бәхетле яшәргә телисез икән, ул һәрвакыт җиңүче булачак шартлар тудырыгыз. Укчыга гашыйк булгансыз икән, аны ничек бар, шулай кабул итегез, ул сезгә бервакытта да хыянәт итмәс. 


Кәҗәмөгез: «Ялгыз калсам?»
Иң тугры йолдызлык билгесе. Алар сайлаган кешеләрен бик хөрмәт итәләр һәм бәялиләр. Шуңа да ялгыз калудан бик куркалар. Үсмер вакытта тышкы кыяфәтләреннән кимсенәләр һәм кызлар белән уртак тел таба алмаганга борчылалар, әмма үскәч, үзләренә ышанычлары арта. Алар тирә-яктагыларга зур хөрмәт белән карый, үзләренә дә шундый ук мөнәсәбәт таләп итә. Кәҗәмөгез үзен бик эчкерсез һәм кешелекле дип саный. Моның киресенчә булуын расларга ярамый да. Кәҗәмөгезгә гашыйк кызлар өчен бу уңай гына. Аның уникаль булуын гел әйтеп торыгыз, һәрвакыт сезнең белән килешәчәк һәм рәхмәтле булачак. 


Сукояр: «Бәлки мин бик күңелсез яшимдер?»
Сукоярлар тормышлары бик күңелсез һәм бертөрле дип борчыла. Ул башкалар янында аерылып торырга ярата һәм тормыш мәшәкатьләренә кереп китүдән курка. Җаваплыллыктан да курка. Бу йолдызлык билгесе үзен бик мактарга ярата һәм сездән дә мактау көтә. Әгәр дә үз адресына хурлау сүзләре ишетсә, бер секунд эчендә дөрләп кабыначак һәм бар ачуын алачак. Ул үзен иң акыллысы дип саный. Шуңа күрә Сукояр белән дуслашасыгыз килә икән, аннан даими рәвештә киңәш сорагыз.


Балыклар: «Бәлки мин беркем дә түгел?»

Балык комплекслары иң күп булган йолдызлык билгесе. Алар тирә-яктагылар фикеренә бик нык бәйле. Башкалар өчен ямьсез, ахмак, сәер булудан куркалар. Әгәр берәрсе аларны тәнкыйть итә йә теләктәшлек белдерми икән, бик борчылалар. Яңа танышлар белән аралашырга яратмыйлар. 
Су билгесе буларак мистика һәм табышмакларга тартылучан. Алар барысын да белергә омтыла. Бу сыйфатлары мәхәббәт эшендә дә чагыла. Алар яраткан кешесеннән энәсеннән җебенә кадәр тикшерә. Шуңа күрә балыкларга нидер сөйләп бетермәгәнче, күбрәк сөйләп ташлау хәерле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар