Логотип
Йолдызнамә

Йолдызнамә: 15-31 июльдә матди байлык көтәргәме, юкмы?

Июльнең икенче яртысы акча мәсьәләсендә нниди үзгәрешләр алып киләчәк? Нәрсәгә өметләнергә, нәрсәләрдән сакланырга? Акча санаганны да, саклаганны да ярата.

КУЧКАР 
Беренче урынга көтмәгәндә ремонтка акча тыгу, торак сатып алу яки туганнарга ярдәм итү чыгарга мөмкин. Ниндидер зур әйберләр сатып алырга ашыкмагыз: каударланып алып, акчаны суга гына салуыгыз бар. Утырып, бюджетыгызны тагын бер кат барлагыз, исәпләгез дә, хәзер акчаны нәрсәгә тоту отышлырак икәнен хәл итегез. Финансларга бәйле интуициянең иң көчле чагы – аңа ышана аласыз.

ҮГЕЗБОЗАУ
Чыгымнар кинәт артыр: йә көтмәгәндә туганнар килеп төшәр, йә сәфәргә чыгып китәргә туры килер, йә булган бизнесыгызны киңәйтү идеясе туар... Әмма шуны онытмагыз – теләсә нинди идеягә салкын акыл белән якын килергә кирәк. Июльнең икенче яртысында, барысын да үзегез генә эшләргә омтылмасагыз, якыннарыгыздан мораль һәм матди ярдәм дә көтә аласыз. 

ИГЕЗӘКЛӘР
Июль аенда акчалар Игезәкләр тирәсендә әйләнепме-әйләнәләр. Әмма аларның агышын контрольдә тоту гына бик җиңел түгел. Бер яктан, сез, ниһаять, нинди ресурслар мөһим икәнен яхшырак күрә башлыйсыз. Икенче яктан, һич гафу ителмәслек чыгымнар пәйда була: нәрсәгәдер вакытында түләргә онытасыз, нәрсәдер өчен ике кат түлисез... Каядыр акча салырга яки ниндидер зур әйбер сатып алырга телисез икән, башта бер түгел, җиде тапкыр уйлагыз. Бу чорда көтелмәгән сюрпризлар булырга да бик мөмкин: мәсәлән, бурычка алып торган акчагызны кире кайтаралар, каядыр әйбәт кенә бонус бирергә мөмкиннәр. 

КЫСЛА
Сөенегез, финанслар агымы сезне сайлый. Сирәк килә торган чор: сез хәзер үзегез өчен яхшы гына инвестицияләр ясый аласыз. Нәрсәгәдер өйрәтә торган курслар сатып алырга, ялга барырга, тышкы кыяфәтегезне үзгәртергә, үз эшегезне башларга мөмкин. Боларның барысы да сезгә рухи яктан канәгатьлек биреп кенә калмыйча, күпмедер табыш та китерер. Әмма документлар белән игътибарлы булыгыз – югалта күрмәгез, түләүләрне дә уйлап кына эшләгез – ялгышулар китмәсен. 

АРЫСЛАН
«Бу акча кая китә соң?» Июльнең икенче яртысында Арысланнар бу хакта бер генә тапкыр уйламас. Акчаның төп өлешен вак-төяк йотарга мөмкин. Сез аларның нинди вак-төяк икәнен тагын бер атнадан исегезгә дә төшерә алмаячаксыз. Бу очракта киңәш бик гади: утырып, акчагызны нәрсәләргә туздыруыгызны барлагыз. Экономия турында сүз бармый монда – контроль кирәк. Нәрсә алырга яки алмаска икәнен эмоцияләр хәл итәргә тиеш түгел – салкын акылны эшкә җигегез. Бигрәк тә ниндидер техника яки машина кебек зур чыгымнар сорый торган әйберләр кинәт кенә, уйланмыйча алынырга тиеш түгел. 

СӨМБЕЛӘ
Сөмбеләләрнең кәефләре күтәренке, көчләре ташып тора – мондый чакта элеккегедән күбрәк акча эшләргә дә мөмкин. Әмма артык активлашып китеп, эшләгәннән күбрәк туздырып куюгыз да бар. 
Нинди генә проектка алынсагыз да, ул вакыт, акча сорый, нервылар да кирәк булачак. Иң мөһиме – томанлы вәгъдәләргә ышана күрмәгез, партнерларыгыз сезне авыр хәлдә калдырырлык кешеләр булмасын. Әгәр яңа хезмәттәшлек тәкъдим итәләр икән, башта аек акыл белән барысын да уйлагыз: моннан нәрсә отасыз һәм нәрсәне оттырасыз. 

БИЗМӘН
Сезне әйтерсең ниндидер көчләр өскә күтәрә – барысының да күз алдында булган вакытыгыз. Презентацияләр, яңа проектлар башлау, хезмәт хакын күтәрүне сорау өчен иң уңай чор. Әмма ниндидер документларга кул куйганда бик сак булыгыз. Кайчандыр инде бергә эшләгән кешеләрдән ниндидер тәкъдимнәр алуыгыз бар. Шунда ук ризалашырга ашыкмагыз: үткән юлы бу хезмәттәшлекнең азагы ни белән төгәлләнде – башта шуны искә төшерегез. 

ЧАЯН
Чаяннарның күңеле алгысыган чак: аларны яңа сәфәрләр, яңа шәһәрләр, яңа идеяләр үзенә тарта. Әмма шунда ук алга акча мәсьәләсе килеп баса. Сәяхәткә чыгу, каядыр бару яки яңа белем алу белән бәйле һәр сорау алдан төгәл планлаштыруны сорый. Акча бу якка су кебек агып чыгып китәргә мөмкин, тик алдан ачыкларга кирәк: урынлымы бу хәзер, юкмы? Шул ук вакытта көтелмәгән сюрпизлар да булырга мөмкин: элеккеге бер партнерыгыз яңа проектта катнашырга чакыруы бар. Баш тартырга ашыкмагыз: сез өчен шактый табышлы эш булырга мөмкин ул. 

УКЧЫ
Сезнең амбицияләрнең үскән чагы – кул кушырып кына утырырга җыенмыйсыз. Июльнең икенче яртысында сезне финанс күтәрелеше көтә. Акча партнерлар аша да, инвестицияләр аша да, шактый кыю эшлекле карар кабул итү нәтиҗәсендә дә килергә мөмкин. Әмма бу чорда иң куркынычы – нигезсез рискка бару. Моның тәвәккәллек белән бернинди дә катнашы юк. Төрле рәсми кәгазьләр, салымнар һәм кредитлар белән сак булыгыз – буталчыклар килеп чыгарга мөмкин. Бик күптәнге бер эшкә нокта куярга, әллә кайчангы бурычыгызны, ниһаять, кайтарырга телисез икән – нәкъ вакыты. 

КӘҖӘМӨГЕЗ
Кәҗәмөгезләргә соңгы вакыт арып китүләре комачаулык тудырырга мөмкин. Аның кәефкә генә түгел, финанслар белән бәйле карарларга да тәэсир итүе бар. Июльнең икенче яртысында теләсә нинди түләүләр белән бәйле тоткарлыклар килеп туарга мөмкин. Шул ук вакытта бу – документлар үзгәртү, күптән сузылып килгән кайбер мәсьәләләрне, ниһаять, хәл итү өчен иң шәп чор. Иң мөһиме – ашыкмаска, бер эшне дә автомат рәвештә генә башкармаска.  

СУКОЯР
Килешүләргә кул куйганда яки техника сатып алганда бик игътибарлы булыгыз. Чөнки килешүнең шартлары сез күзаллаганнан аерылырга мөмкин. Әгәр мөмкинлек бар икән, зур әйберләр сатып алуны август ахырына күчерегез. Ә инде элеккегедән килгән ниндидер эшлекле тәкъдимнәр кабат калкып чыга икән, шундук баш тартмагыз: нәтиҗәсе өметле булуы да бар. Гомумән, июль сезгә эшлекле мөнәсәбәтләрне өр-яңадан кору мөмкинлеге бирә 

БАЛЫКЛАР
Әгәр Балыклар күптәнге иҗади проектларын кабат җанландырып җибәрергә яки хоббидан, ниһаять, табыш алырга телиләр икән – вакыт җитте дип санагыз. Июльнең икенче яртысында бу идеяләр беренче акчаларны китерергә мөмкин. Дөрес, бөтен нәрсә сезгә каршы кебек тә тоелачак: каядыр барырга соңга калачаксыз, графикларны бутаячаксыз, нәрсәдер ватылачак... Паникага бирелмәгез: бу – игътибарлырак булырга һәм бик ашыкмаска дигән билге генә. Мөгаен, сез үзегезгә күптән ял бирмәгәнсездер. Аз гына ял итеп алу финансларга бөтенләй көтелмәгән яктан карарга һәм яңа чыганаклар табарга ярдәм итәчәк
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар