Сез борчылудан үзегезне кая куярга белмисез, ә янәшәгездәге кеше салкын канлы булып кала ала. Әйтерсең алда торган проблеманы белми дә, күрми дә. Мондый кешеләрне салкын канлы дип әйтәләр. Һәм ул кешенең холкы белән генә түгел, ә нинди йолдызлыкта тууына да бәйле икән. Астрологлар раслаганча, һәр зодиак билгесенең сизгерлек дәрәҗәсе төрлечә. Тикшереп карыйк әле.
7 нче урын – Чаян
Парадокс кебек тоелса да, Чаяннар – чынлыкта бик сизгер кешеләр. Әмма алар хисләр тибрәнешен «өскә» чыгармый. Нәкъ шуңа күрә аларны хиссез, хәтта рәхимсез кешеләр дип саныйлар. Чынлыкта алар көчсез булып күренүдән курка, шуңа да битарафлык «битлеген» кияләр. Алар үзләренә карата нинди мөнәсәбәттә булсалар, башкаларга да шундый мөгамәләдә. Кешенең көчсез яклары белән дә уйнарга мөмкиннәр.
6 нчы урын – Үлчәү
Үлчәүләрнең йолдызлык билгеләре арасында бердәнбер җансыз предмет булуына игътибар иткәнегез бар идеме? Бу аларның холкы турында күпне сөйли: кайнар хисләр күрсәтсәләр дә, җан тирәнлегендә алар шактый тыныч һәм хәтта битараф булып кала. Бөтен хикмәт шунда: алар үзләренең сизгерлекләрен... ясалма рәвештә кабарталар. Сез алардан җылы яклау сүзләре ишетергә, ярдәмгә әзер булуларын һәм кайгыгызны бүлешергә теләүләрен тоярга мөмкинсез, ләкин эш моңардан ары китмәячәк. Бөтен сәбәп – аларның холкында яшеренгән эчке салкынлык. Шулай да, Үлчәүләрне каты бәгырьле дип санарга ашыкмагыз: гашыйк булсалар яки чын дус тапсалар, алар соклангыч дәрәҗәдә тугры партнерларга әверелә.
5 нче урын – Игезәкләр
Игезәкләр – аралашуда гаҗәеп ягымлы, җиңел һәм, гомумән, үзенә җәлеп итүче кешеләр. Алар теләсә кайсы компаниягә бик тиз кереп, кешеләрне үзенә карата. Ләкин алардан башкаларның проблемасына тирән керүләрен көтмәгез: Игезәкләр – беркайда да тамыр җибәрмичә яңадан-яңа маҗаралар эзләүче «тәгәрмәч-үлән» кебек. Аларны һәрвакыт яңа эшләр һәм яңа ләззәтләр көтә, шуңа күрә күзегезгә карап, кулыгызны тотып озак янәшәгездә утырмаячаклар. Дөрес, моның үз плюслары да бар: алар артык таләпчән түгел һәм беркайчан да кечкенә сәбәпләр аркасында гауга кузгатмаячаклар.
4 нче урын – Сукояр
Алар шактый ябык кешеләр, компаниянең «җаны» дигән ялгыш тәэсир калдыралар. Әйе, Сукоярлар белән аралашу чыннан да кызыклы һәм дуслашу күңелле – беркем дә бу билге вәкиле кебек күп маҗаралар таба алмас. Тирәнрәк казып карасаң, үзен бәяләүче Сукоярның тулысынча үз хисләренә һәм кичерешләренә чумуы, ә башкалар кайгысының аңа бөтенләй кызык булмавы ачыклана.
3 нче урын – Сөмбелә
Романтик җанлы кешеләргә Сөмбелә билгесе басым ясаучы тәэсире калдырырга мөмкин. Хикмәт шунда: бу йолдызлык билгесендә туучылар хисләрен тыеп, акыл тавышын ишетерлек дәрәҗәдә рациональ. Акыл җитди мизгелләрдә өстенлек алганда алар хисапчылык һәм салкын канлылык күрсәтә. Шул ук вакытта алар партнерын тәнкыйтьләргә, кимчелекләрен күрсәтергә кыенсынып тормыйлар. Бу гадәтләре белән алар үзләренең тугрылык, кайгыртучанлык һәм тирән романтик хисләргә сәләтлелек кебек сыйфатларын сызып атарга мөмкиннәр.
2 нче урын – Кысла
Бер адым алга – ике адым артка: Кысла йолдызлыгы вәкилләреннән романтик динамика көтү кайчак авыр, алар планлаштырылмаган берәр нәрсә булса, шундук чигенәләр, ситуацияне кирегә тәгәрәтәләр һәм үз эчләренә бикләнәләр. Һәр күңелсез конфликт, һәр ачуланышу йөрәкләрендә эз калдыра, ул аларны тагын да катырак итә. Шуңа күрә үз кичерешләрен анализлый белмәгән Кыслалар еш кына каты бәгырьлегә әйләнә.
1 нче урын – Кәҗәмөгез
Бу йолдызлык билгесе вәкилләре эш урынында да, шәхси һәм гаилә тормышында да ситуацияне тулысынча контрольдә тотарга күнеккән. Бәлки, җаваплы һәм эшчән Көҗәмөгезләрнең бу эше бик яхшы килеп чыгудандыр. Шуңа алар шәхси мөнәсәбәтләрне дә үзләре дөрес дип тапканча кора. Эшлеклелек, җитдилек һәм исәп-хисапны алар шәхси тормышларына да күчерәләр. Кәҗәмөгез үз дигәненә ирешергә теләгәндә, хисләр икенче, хәтта өченче планга күчә. Әмма үзенекенә ирешкәч, җиңгән кубоклары белән бергә ялгызлыкта калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк