Гыйнвар-2015

Кучкар.

Аттан алда чапмагыз. Гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә, эштәгесенә дә кагыла бу. Вакыйгаларны ашыктармавыгыз хәерле, бар да үз җаена гына барсын. Белем эстәү белән шөгыльләнсәгез, уңыш килер. Яңа белемнәр киләчәктә финанс ягын тотрыклыландырыр.

Үгезбозау.


Планнарны үзгәртергә туры килмәгәе. Теләкләр белән мөмкинлекләрнең туры килмәве бераз кәефне кырыр кыруын, әмма артык кайгырмагыз, эчке сиземләүгә ышансагыз, оттырмассыз. Сезгә дигәне сезгә генә булыр.

Игезәкләр.


Сезгә бу айда фикерләүдә генә түгел, гамәл кылуда да хөрлек кирәк. Бигрәк тә электән калган мәс
ьәләләрне хәл иткәндә үзегезчә эшләгез. Кемнеңдер сүзен тыңлап йөрсәгез, эшегезне уңышлы тәмамлый алмассыз. Яңа һөнәрләргә өйрәнү өчен яхшы вакыт.

 

Кысла. 

Эчке сиземләвегез бик нык ярдәм итәчәк. Уңышлы ай. Эшләрнең гөрләп баруы күңелне күтәрә ул Күңел күтәренкелеге бәхет хисен көчәйтә. Әмма булганыннан да артыгына ымсынмагыз, юкса, уңыш сездән качарга да мөмкин.

Арыслан.


Мөстәкыйл
ьлеккә омтылышыгыз көчле анысы, әмма үзгәрешләр яратмавыгыз яман. Айның беренче чиреге уңышлы узар, җәмгыятьтәге урыныгыз ныгыр. Яңа тәкъдим булырга тора, кабул итсәгез, отарсыз.

Сөмбелә.


Уңыш та, уңышсызлык та үз-үзеңә ышанычтан тора. Авыррак ай, әмма юлыгыздан тайпылмый барсагыз, планнарыгыз тормышка ашар. Эчке дөн
ьягызны үзгәртердәй мөһим вакыйга булуы ихтимал. Ай башында керешкән эшләр яхшы нәтиҗә бирер, финанс ягы тотрыклыланыр.

Бизмән.  


Аралашулар, яңа танышулар ае. Өстәмә вазыйфалар килеп чыгарга мөмкин, алар сезнең көчне алыр. Ай башында башлаган эшләр хәерле тәмамланачак. Ай ахырына таба сүлпәнлек тоярсыз, мөһим эшләрне ул вакытка калдырмагыз.

Чаян.


Бу ай күпкә өметләндерәчәк: тормышыгыз әкрен, әмма нык адымнар белән яхшыруга таба бара. Уңыш көттеребрәк килер, сабыр булыгыз. Ай башында корган планнар тормышка ашар, иң мөһиме: ялкауланмагыз, үз-үзегезне җиңегез.

Укчы.


Мәшәкат
ьле булса да, уңышлы ай. Алда өмет уты күренер, әмма ул утны бик түземнәр генә дөрләтә алыр. Ай башында кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алырсыз, ул тормышыгызга дөрес юнәлеш бирер.

 

Кәҗәмөгез.


Яңа казанышлар ае. Айның беренче чиреге аеруча куанычлы, шатлыклы булачак. Үз-үзегез белән горурланып куярдай гамәл кылырсыз, тирә-юн
ьдәгеләрдән дә мактау ишетерсез. Акчагызны сак тотыгыз, ашыгып әйбер сатып алмагыз.

Сукояр. 

Тормышка үзгәреш кертердәй яңа танышлар очратырсыз. Бу ай һәр өлкәдә дә уңышлы булырга охшаган. Яңа идеяләр туып кына тора. Әгәр дә әз генә күбрәк тырышлык күрсәтсәгез, ул идеяләрнең күбесен гамәлгә ашырачаксыз.

Балык.


Айның беренче яртысы гая
ть тә уңышлы булачак. Катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килүе бар. Көч тә, кыюлык та җитәрлек сездә. Барысын да уңышлы башкарып чыгарсыз. Кирәгеннән артык хыялга бирелүегез эшегезгә зыян салырга мөмкин, җиргә төшегез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7459
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5007
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1828
    0
    21
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3770
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату