декабрь 2014

Кучкар.

Артык уңай ай дип әйтеп булмаса да, әллә ни катлаулы хәлләр дә килеп чыкмаска тиеш. Сез үзегез артык кызу, хисле, шуңа күрә юктан да проблема күрәсез.
 

Үгезбозау.

Сезнең өчен уңышлы ай. Ел буена җитәрлек планнар корып куегыз, бу айда ният иткәннәр тормышка ашучан. Һөнәр баскычы буйлап күтәрелү өчен уайлы очрак килеп чыгуы ихтимал.
 

Игезәкләр.

Вазгыять үзгәрүчән. Үзегезгә йөкләнгән вазыйфаларга җитди карасагыз, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез. Әмма, ялкаулыкны җиңүе кыенгарак туры килүе бар, ел буена җыелган арыганлык
үзен сиздерә.
 

Кысла.

Бу айда шактый дулкныландыргыч хәлләр көтелә. Артык хисчәнлегегезнең эшләрегезгә аяк чалуы бар. Тәвәккәлрәк, чаярак булсагыз, отарсыз. Ялгыз кыслаларны  олы мәхәббәт хисе бөтереп алачак.
 

Арыслан.

Сезне сынап йөрүчеләр бар – аң булыгыз! Җаваплы, җитди, акыллы кеше дигән тәэсир калдырырга тырышсагыз, бар өлкәдә дә отарсыз. Әгәр дә мондый тәэсир тудыра алмыйсыз икән, бик тә мөһим бер тәкъдимнән колак кагачаксыз.
 

Сөмбелә.

Һәрвакыттагыча, эшегез күп, күп кенәме соң, муеннан! Әмма сездәге үҗәтлек, тырышлык, һәм моңарчы үзегез дә белмәгән иҗат куәсегез, ул эшләрне уңышлы башкарып чыгарга булышачак. Әлбәттә, җиңел булмас. Ләкин сез җиңәрсез
!

Бизмән.

Дөньяда гаме юк кеше кебек кылансагыз да, әллә ниткән эчке бер борчылуыгыз бар. Рухи кыйммәтләргә өстенлек бирерсез, иҗатка, кул эшләренә ихтыяҗ туар. Күңелегездә йөрткән ниятләрегеә күп булса да, аларны тормышка ашыру өчен көчегез җитеп бетмәс кебек күренә.
 

Чаян.

Сездә моңарчы күренмәгән тәвәккәллек, чаялык күзәтелә. Курку белмәс чаянны бернәрсә дә җиңә алмас кебек, әмма сез бер эшне башлыйсыз, икенчесен ташлыйсыз, нәтиҗәдә берни дә барып чыкмый. Моны истә тотып, эшнең иң кирәгенә генә тотыныгыз, ул очракта уңышка ирешерсез.
 

Укчы.

Бәхәсләшүдән туктагыз, бу ай бәхәсләшү өчен түгел. Иң яхшысы – сабыр гына уздырып җибәрү. Кайгырмагыз, әле сезнең вакыт узмаган, нәрсәгә сәләтле икәнегезне күрсәтергә өлгерерсез.


Кәҗәмөгез.

Иң уңышлы айларның берсе. Беркая да ашыгасыгыз юк. Өйдә дә, эштә дә дәрәҗәгез югары. Хәтта акча мәсьәләсе дә борчылырлык түгел. Чыгымнар булса да, алар үзегез өчен файдалы чыгымнар гына.

 
Сукояр.

Кызыклы вакыйгаларга юмарт булса да, бу ай тыныч кына үтеп китәр. Ниндидер яңа һөнәр белән мавыга башлавыгыз ихтимал. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр бик җылы, ялгыз сукоярларны  исә мәхәббәтләре сагалый.


Балыклар.

Катлаулы ай. Сез ниндидер бер караңгы бүлмә алдында торасыз кебек. Ул бүлмәдә ниләр барын белмисез, Бәлки, анда сезнең күптәнге хыялыгыз көтәдер...
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»