Апрель, 2016

Кучкар.
Нәкъ менә шушы айда холкыгызның иң көчле яклары ачылачак. Сез тормышыгызның чын хуҗасы. Нәрсәнедер хәл итү, җитди мәсьәләләрне чишү өчен яхшы вакыт. Үзегез белән булган хәлләргә фәкать сез генә җаваплы.

Үгезбозау.
Ныклык, үҗәтлек күрсәтергә туры килер. Кышкы йокыдан уянып, бар көчегезне салып эшләр вакыт. Үз сүзегездә нык торырга тырышыгыз, шул чакта уңышка ирешерсез. Күптәннән кул җитми торган эшләрне җиңел генә башкарып куярга җай чыгар.

Игезәкләр.
Акча, табыш ягыннан бу ай бик уңышлы булырга охшап тора. Хаклы булуыгызны расларга кирәк булуы мөмкин, бигрәк тә 28-30 майда туучыларга кагыла бу. Яңа техника сатып алмый торыгыз, бу айда алган әйбернең ватылу ихтималы зур.

Кысла.
Яңа эшләр планлаштырсагыз, ахыры яхшы төгәлләнер. Эш алыштыру өчен дә уңай вакыт. Үз ал-
дыгызга куйган максатларны яңадан ачыкларга туры килер. Бюрократия киртәләрен җиңеп чыгар өчен моннан да яхшырак вакытны табуы кыен.

Арыслан.
Көчегез артуын тоярсыз. Ниндидер яңа эшкә алыну теләге туар. Яңа һөнәр, һичьюгы берәр чит тел үзләштерү өчен яхшы ай. Тормышыгызда мөһим урын алып торган зур эшләрне бу айга ниятләсәгез, үкенмәссез.

Сөмбелә.
Апрельдә сезне акча мәсьәләсе генә борчыр. Ай уртасында максатларыгызга ирешүдә «яшел коридор» ачылачак, талантыгызны, сәләтегезне күрерләр. Нинди дә булса яңа эшкә өйрәнү өчен яхшы вакыт.

Бизмән.
Беренче урынга шәхси проблемалар һәм эш-лекле мөнәсәбәтләр чыгар. Сезне кемдер сыный, аның ышанычын казана алсагыз, хезмәт баскычында югарырак үрләр яуларсыз. Тирә-юньдәгеләрнең, аеруча ир-егетләрнең киңәшенә колак салсагыз, отарсыз.

Чаян.
Тормышыгызда бик күп яңалык, кызыклы ва­кый­галар көтелә. Яңа кешеләр белән танышырсыз, яңа идея­ләр белән яшәрсез. Моның кадәр яңалыктан туеп китүегез дә ихтимал. Кечкенә генә низаглардан да сакланыгыз, алар, зураеп, чын дошманлыкка әйләнүе мөмкин.

Укчы.
Беренче карашка бер дә кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнәсез кебек тоелса да, нәкъ менә шулар аркылы үзегезне күрсәтү форсаты чыгар. Көтелмәгән күңел­ле хәлләргә тарырсыз, яңа мөмкинлекләр ачылачак.

Кәҗәмөгез.
Киеренкерәк чор көтелә. Узган айда борчыган мәсьәләләр бу айда да бимазалар. Әлегә зур әйберләр һәм әҗәт алмагыз. Булган акчаларыгызны ераграк яшерергә тырышыгыз, югалту ихтималы бар.

Сукояр.
Тиз һәм җитез булуыгыз соралыр. Күңелегезне һәртөрле яңалыкка әзер тотыгыз. Үзгәрешләр бездән сорап тормый, шуңа күрә аларны җиңел кабул итәргә тырышыгыз. Уйламаган җирдән ярдәм ирешер.

Балык.
Файдалы элемтәләр урнаштыру өчен моннан да яхшырак вакытны табуыгыз икеле. Хыялыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәрдәй кеше белән танышырсыз. Ул акча белән дә, киңәш белән дә булышыр. Әмма нәтиҗәсен тиз көтмәгез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6630
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4338
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3120
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2944
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату