Логотип
Йолдызнамә

Ачкыч табарга: йолдызлык билгесенә карап ничек мөнәсәбәт корырга?

Әңгәмәдәшеңнең кайсы йолдызлыкта туганын белсәң, мөнәсәбәтләрне җиңелрәк корырыга була, ди астрологлар. Сынап карыйк.  

 

Әңгәмәдәшеңнең кайсы йолдызлыкта туганын белсәң, мөнәсәбәтләрне җиңелрәк корырыга була, ди астрологлар. Сынап карыйк.  

Кучкар  

Сезнең белән сөйләшкәндә әлеге йолдызлыкта туган кешеләр бар нәрсәне контрольдә мин тотам дип уйласын. Аңа шундый шарт тудырыгыз. Идарә дилбегәсен аңа тоттырыгыз да, казанышлары турында бик озак вакыт тыңларга әзерләнегез. Тик артык мавыгып китмәгез. Кирәк, кирәкмәс урында баш кагып тормагыз. Болай эшләү Кучкарның ачуын  гына китерәчәк. Бары тик аның белән кызыксынуыгызны гына күрсәтегез.    

Үгезбозау  

Үгезбозауның үзегезгә карата теләктәшлеген алырга телисез икән, нәрсә уйлаганыгызны йөзенә бәреп әйтергә өйрәнегез. Тирәләп сөйләшкәннәрне җеннәре сөйми. Гомумән, әле йолдызлыкта туучылар алдарга теләгән, ялагайланган кешеләрне яратмыйлар.   

Игезәкләр 

Бу йолдызлыкта туганнар белән аралашканнар белә: аларның игътибарын тотып тору бик авыр. Дөрес, аларны кызыксындырып сөйләшә башлау җиңел, тик аралашуны очына кадәр алып бару зур хезмәт сорый. Алар кызыксынуларын бик тиз югалта. Игезәкләр белән элемтә булдырасыгыз килсә, бер темадан икенче темага сикерергә әзер булыгыз. Креатив идеяларыгызны әйтергә ашыгыгыз. Алар моны бәяләячәк.  

Кысла  

Иң идеаль  әңгәмәдәшләр.  Аларга кызыксыз икәнсез, йә әлегесе моментта сезгә ярдәм итәргә теләмиләр икән,  алдап тормаячаклар, турыдан ярып  әйтәчәкләр. Кыслалар белән мөнәсәбәт коруда уңышка ирешәсегез килә икән, сабыр запасыгыз зур булсын. Аларга канәгать булмавыгызны беркайчан да күрсәтмәгез.  

Арыслан  

Бу йолдызлыкта туган кешеләр белән  дуслашасыгыз килә икән, аның абруен тануыгызны, тыңларга әзер булуыгызны күрсәтегез. Шул ук вакытта аларның һәр күрсәтмәләрен үтәргә кирәк түгел. Тик  ул сезнең ярдәм итәргә әзер торуыгызны сизәргә тиеш. Артык ялагайлана күрмәгез. Арысланнар моны бик тиз сизеп алак һәм кирәкле нәтиҗә ясаячак.  

Сөмбелә 

Һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль булган Сөмбеләләргә сезгә игътибар күрсәтергә авыр булачак. Тик кызыклы тәкъдимегез булса, йә  тиз рәвештә ярдәме кирәк икән, берничә минут вакыт табачаклар. Алар белән бизәкләп, матурлап сөйләшергә кирәкми, сүзегез эш буенча һәм бик кыска булсын.   

Үлчәү 

Үлчәүгә эшегез  төшә икән, иң элек аның кәефенә игътибар итегез. Ә аларның аздан гына кәефләре китәргә мөмкин. Алар белән һәр сүзне үлчәп сөйләшергә кирәк! Бөтен мәгълүматны йөрәкләренә якын кабул итәләр. Бик каты үпкәләүләре бар.  Ә үпкәләткән кешене алар онытмыйлар. 

Чаян  

Бу йолдызлыкта туганнар бик шәп манипуляторлар. Кармакларына каба күрмәгез, алайса алар кубызына биюегезне сизми дә калырсыз. Моннан кала, алар алдауны һәм этлекне күрә алмый. Әгәр сезнең яктан берәр нәрсә сизенәләр икән, тиз арада мөнәсәбәтләрне өзәчәкләр. Алар белән сөйләшкәндә ихлас булыгыз.   

 Укчы 

Бер кайгысыз һәм аралашырга яраткан Укчылар әңгәмәдәшләреннән әллә ниләр көтми. Бары тик ихлас булсын һәм аның белән кызыксынсын. Бу йолдызлыкта туганнар үтә актив. Аның гениаль идеяларына теләктәшлек белдерергә әзер булып торыгыз. Киресенчә булса, сезгә  карата кызыксынулары бик тиз югалачак.  

Кәҗәмөгез 

Эш сөючән һәм тыйнак Кәҗәмөгезләр һава торышы хакындагы һәм мәгънәсез сөйләшүләрне яратмый. Әгәр эчкерсез булмавыгызны сизенәләр икән, бик тиз арада аралашуга нокта куячаклар. Алар бәхәсләшергә ярата. Табигый фәннәр, сәнгать, тарихны яхшы беләләр. Бу темаларны сез дә үз итүегезне күрсәтегез. Шул вакытта Кәҗәмөгез белән менә дигән мөнәсәбәт корачаксыз.  

Сукояр  

Бу йолдызлыкта туган кешеләр кечкенә балалар кебек. Дөньяга гаҗәпләнеп карыйлар, аны өйрәнергә мөмкинлек туса, ике дә уйламый ризалашачаклар. Алар менә дигән әңгәмәдәшләр. Аралашу канәгатьлек хисе генә бирәчәк. Тик сөйләшкән  вакытта юрганны үз ягыгызга тартмагыз һәм гайбәт сөйләргә генә керешмәгез.   

Балыклар  

Хыялланырга яраткан Балыклар гадәттә сөйләшү инициаторы булырга яратмый. Алар  бик тә тыңларга ярата, сер саклый белә, кирәк вакытта иницатива күрсәтә. Ышанычларын югалтасыгыз килмәсә эчкерсез булыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар