Логотип
Гореф-гадәт

Сабантуйга бүләгең әзерме? Казанда бүләк җыялар!

 

«Сары чәчәк, сары чәчәк, сары чәчәк бәйләме;

Унике айга бер килә ул Сабан туе бәйрәме», – дип, билләренә чигүле сөлге бәйләп, иңнәренә колга салып, егетләрнең бәйрәмгә бүләк җыеп йөрүләре Сабантуйның иң матур мизгелләре булып хәтердә саклана. Менә җигүле атлар безнең капка төбенә килеп туктый. Егетләр хор белән өздереп җырлыйлар: «Ач капкаңны керәбез, нурлы йөзең күрәбез...» Дәү әни алъяпкыч кесәсенә дүрт йомырка, беләгенә чәчәкле ситса кисәге элеп, тизрәк каршыларына ашыга.

Сабантуйга бүләк җыяр өчен дип бизәп җигелгән атка су эчертү савап санала иде безнең авылда. Сабантуйга әзерләнгән бүләк тә сәдакадан. «Ут-күз хәвефеннән саклый», – дип, ихластан ышана иде дәү әни. Җигүле атка утырып авыл урамын бер әйләнү бала-чага өчен иң зур куаныч.

Рестораторлар һәм ательерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязовның да күңел түрендә күп еллардан бирле шушы матур хатирә сакланган булган. Аның инициативасы белән, Казанда 2016 елның 21 июнендә беренче тапкыр Сөрән сугу йоласы узган иде. Сабантуйга бүләк җыюны кайсы якларда шулай дип тә йөртәләр. Әлеге чара быел да узачак. 21 июнь – җомга көнне иртәнге унда бизәкле тарантасларга җигелгән атлар колоннасы «Корстон» ишегалдыннан кузгалып китәчәк. Колонна җыр-бию, гармуннар белән Карл Маркс урамыннан Пушкин урамына таба барып, Муса Җәлил театры каршында тукталачак. Театр каршындагы мәйданда артистлар катнашында интерактив уеннар оештырылып, котларга җитәкчеләрнең дә чыгуы көтелә. Аннары җигүле атлар Татарстан урамына төшеп, икенче тукталыш Камал театры каршындагы мәйданда оештырылачак. Монда камаллар «Зәңгәр шәл» спектакленнән бер өзек күрсәтергә ниятли. Җигүле атлар көндезге беренче яртыда Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданга кайтып туктарга тиеш. Иске Татар бистәсендә зур концерт һәм оешмалардан Сабантуйга бүләкләр кабул итү тантанасы башланып китәчәк. 2016 елда 48 оешма катнашкан булса, быел аларның саны шактый арткан. Бүләкләрне зурдан алганнар: планшетлар, велосипедлар... Халык үзе дә актив, беренче тапкыр уздырганда якын-тирә йортларда яшәүчеләр яулыклар, сөлгеләр, тукымалар алып чыгып бүләк иткәннәр. Быел да бу матур йолага кушылучылар күп булыр дип өметләнәләр.

Сабантуй – безнең иң матур, җылы, ягымлы, иң кызык бәйрәмебез. Аңа бүләк җыю йоласы да авылларда гомер-гомергә матур гадәт булып сакланган, әйткәнемчә, гомер буе истә калып, күңелләрне җылытып яши. Җигүле атларны, колгага эленгән чигүле сөлгеләрне, тальян моңнарын сагынсагыз, 21 июнь көнне Казан үзәгенә рәхим итегез. Халык әйтмешли, «кәҗәсеннән битәр мәзәге кызыграк бит аның». Бәйрәм рухын тою кадерлерәк, диюем.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сомбелэ бэхетле булыр микэн.....

    Хәзер укыйлар