Логотип
Гореф-гадәт

Никях

Никях кыз вә егет, хатын һәм ир арасында була, ул аларны зинадан вә хәрәмнән саклый һәм өсләренә олы бурычлар йөкли. Сөннәтнең иң авыры булып никях санала. Тергезелгән никяхны саклау, таркатмаска тырышу, үзара тугрылыклы булу — хатын вә ир өстенә бердәй бурыч йөкли.

Өйләнгән вакытында, иң элек, егетнең атасы баласына кемне алуын алдан белеп торырга бурычлы. Туганнары, агасы-энесе дә киңәшләрен бирәләр. Яучы җибәрер алдыннан соратылачак кызның нәсел-нәсәбе вә холкы, әхлаклы вә әдәпле булуы тикшерелер. Матурлык, байлык, чибәрлек кебек сыйфатларга артык әһәмият биреп, чибәр булганы өчен генә кызны алу сөннәтләр өчен киңәш ителми, чөнки чибәр йөзле, яман холыклы хатын ир өчен — бәла, туганнары өчен — газап, халык өчен — авырлык булып төшәчәк. Өйләнүче мөселман байлыкта кимрәк, аз сүзле, буйга үзеннән кыскарак, нәселдә түбәнрәк булган кызны алырга тырышса, дөрес санала. Кыз бала да, шулай ук, иргә чыкканда үзеннән күпкә олы булмаган, юмарт, киң күңелле, тәрбияле вә әхлаклы, мөселман иргә барырга ризалык бирергә бурычлы.

Никяхның асылы — байлык эзләү түгел, бәлки тормыш бәхетен табу. Шунлыктан, шәригать таләбе буенча, ир дә, хатын да, үзара никях җебе белән бәйләнгәннән соң, тормышларын мөмкин кадәр бәхетле итү өчен бар тырышлыкларын куярга тиешләр.

Никяхка кадәр, шәригать буенча, ир кеше кызга төбәп карамаска, аның серенә төшенмәскә бурычлы. Болар кызны кимсетерләр. Ата кеше кызын сорап килгән кешегә, әгәр дә аны лаеклы тапса, бирүдән баш тартмаска тиеш. Чөнки җитлеккән кызны кияүгә озак тотмыйча тапшыру сөннәт санала. Әгәр дә кызын кияүгә бирмичә тотса, каза төшәр. Кияүле кыз бала ата каршында башкалардан хөрмәттә вә дәрәҗәдә өстенрәк саналыр, һәм ата кеше ул кызын олылар.

Әгәр дә сорап килгән егетнең нәселе, яки башка сыйфаты лаеклы табылмаса, яучыны өйдән куып чыгару, кабул итмичә газаплау кебек эшләр күрелергә тиешле түгел. Яучы-илче кебек үк мөхтәрәм вә хөрмәткә лаек кеше. Аның сүзен тыңлау, мөмкин булган сыйны алдына кую шарт. Әмма ашыгулык белән җавап бирелмәс. Шулай ук яучыны кат-кат йөртү дә дөрес эш түгел.

Никяхка әгәр дә биш кеше килмәсә, бу никях туе булмыйча, зина туе булыр. Ул биш кеше болардан гыйбарәт, беренчесе — никях хөтбәсен укучы, икенчесе — вәли, якын карендәше, өченче һәм дүртенчесе — ике шаһит, бишенчесе —кияү егетенең өлкән туганы яки атасы. Шаһитларның ике балигъ булган ир затыннан мөселман булулары шарт. Алар бизәнеп, ясанып килерләр. Кыз үзе дә матур киемнәре белән әзерләнеп торыр. Аларның ак төстәге кием киюләре сөннәт саналыр. Исле майдан, ялтыравык әйберләрдән чәчләренә вә өсләренә сибәрләр, үзләрен бик тыйнак тотарлар.

Никях мәҗлесендә кияү кеше, хөтбә укылганнан соң, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен җиткереп, Мөхәммәт пәйгамбәрне мактап һәм үзен шул өммәттән дип күрсәтеп сүзләр әйтүе вә Коръәннән берәр аять уку кирәк була һәм сөннәт санала. Шулай ук, никях ныклыгы мәһәр, ягъни калым белән билгеле булыр. Мәһәрнең хакы ун сумнан алып йөз сумга кадәр дөрес санала, яки моннан да артыгракны бирү ярый, әмма ун сумнан да киме килешми. Ул-бу вә аңлашылмаучылык булмасын өчен, мәһәрне алдан ук килешеп вә сөйләшеп куялар.

Татарлар арасында мәһәр алуның ни-нәрсә икәнен онытып та бетергәннәр инде. Аның урынына «кыз алу», яки «кыз сату» дип йөртелә торган уен уйналына. Әмма моның асылында да нәкъ менә шушы мәһәр күздә тотылганлыгын күпләр белеп бетермиләр һәм кыз алырга килгән егет үзе дә аның асылын төшенеп җитмичә, хәтта мондый уен булырга тиешлеген дә күз алдында тотмыйча, әзерлексез килә һәм көлкегә дә калгалый. Шунлыктан, өйләнүче егетләр «кыз сатып алу» дигән уенның мәгънәсен белеп торсыннар һәм нигезендә шәригать кануны ятканлыгын төшенсеннәр. Өйләнгәндә мәһәр хакын тулысынча түләү сөннәт санала.

Никях укыр алдыннан кыздан: Син фәлән кызы фәлән! Фәлән углы фәләнгә хәләл җефетлеккә риза булып бардыңмы? — дип, егеттән: Син фәлән углы фәлән! Фәлән кызы фәләнне хәләл җефетлеккә кабул итеп алдыңмы? — дип соралыр.

Никях мәҗлесе туй белән тәмамланыр. Бу туйга уенчылар чакырту вә күңел ачу оештыру дөрес. Өйләнә торган кеше бар мөмкинлеге белән, хәтта умач пешереп кенә булса да туй үткәрсә, бу сөннәт санала. Туйсыз кыз алуны шәригать килештерми. Туйга якыннарны вә туганнарны, күршеләрне вә дусларны җыйнарга куша. Әмма бу мәҗлестә зина вә яман сүз кебек начар эшләр күрелергә тиеш түгел. Чакырылган кунаклар—тыйнаклык белән, хуҗалар —мәртәбә белән мәҗлесне алып барырга тиешләр.

Туй үткәрү буенча һәр төбәкнең үзләренә күрә күркәм йолалары бар. Хәтта янәшә генә торган авылларда да үзләренчә вә үз тәртипләре белән мәҗлес үткәрелә. Шәригать бу яктан туйларны чикләми, хәтта аш-суның да үзенчәлекләре булганлыктан, бәйрәмнәрнең дә үз төсләре бар.

Кыз белән егетнең беренче кичәсе бер якларда туйга кадәр, никяхтан соң; икенче җирләрдә исә, туйдан соң уза. Ничек кенә булса да, бу кичә бары тик никяхтан соң булырга тиеш һәм аның да шәригать таләп иткән тәртипләре бар. Аларны яхшы белергә кирәк.

Кыз, яңа килеп, кияү өенә төшкәч, ире аның аягын юу сөннәт санала. Бу суны кияү үзенең йорты почмакларына сибәр һәм шуннан өенә бәрәкәт иңәр.

Кияү керер алдыннан кыз чәчен тарар, бизәнер вә зиннәтләнер, исле май ягыныр, сөрмә тартыр, кулларын кына белән буяр. Алар икесе дә ике кат дога чыгарлар. Аннан соң ир үзенең хатыны янына керер, аның маңгай чәченнән учы белән җылы итеп йомшак кына тотар да: «И Аллаһы Тәгалә, минем әһелемне бәхетле ит, аны ризыкландыр, мине ризыкландыр, аннан үзара канәгать кыл, безнең арабыз изгелек белән берләшсен: безне бер-беребездән аер, әгәр дә без изгелектән аерылсак — торсак та, аерылсак та изгелек белән булсын, йа Аллаһы Тәгалә», — дип тыныч тавыш белән әйтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар