Логотип
Гореф-гадәт

Бизәкләр теле

Борынгыдан – мәҗүсилектән башлап, кеше шартлы билге-символлардан гади бизәкләр иҗат иткән. 

горизонталь сызык – җир яссылыгы; 

дулкынлы сызык – су; 

түгәрәк, квадрат, ромб кояш һәм айны аңлаткан. 

Күп кенә нәкыш үрнәкләре, алар белән бизәлгән әйберләр кешене саклаучы амулет дип кабул ителгән. Мисал өчен, артыш, гөлҗимеш, миләш – бәхет үсемлекләре булып саналган. Хәтта бүгенге көндә дә кайберәүләр аларның чәчәк-ботакларын талисман итеп янда йөртәләр. 

Гөлчәчәк – матурлык һәм мәхәббәт символы.

Лалә чәчәге – яңарыш билгесе.

Кашкарый (астра) – күп таҗлы булуы сәбәпледер, озын гомер чәчәге булып санала.

Нәкышләрдә киселгән анар җимеше дә очрый – муллык, уңыш билгесе.

Безнең көннәргә Идел буе болгарлары заманнарыннан чәчәк бәйләме мотивы – кыр куагы («тормыш агачы») сурәтләре килеп җитте – тормыш чыганагы символы ул. 

Кош, каурый, кызыл төс төрки халыкларда элек-электән кояш, яктылык символы булып торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күптәннән мондый мәгълүмат эзли идем! Рәхмәт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт! Тагын да шундый мәгълүматларны көтеп калабыз!

      Хәзер укыйлар