Логотип
Гөлләр

Суккулентлар төрләре

Коры флорариум талымсызлыгы һәм игътибар таләп итмәве белән кыйммәтле. Корыга чыдам үсемлекләр – суккулентлар – атналар буе су сипмәсәң дә бирешми, матурлыгын җуймый. Андыйлар артык күп булмасалар да, арасында сайлап алырдайлары юк түгел. 

Кактус (опунция, ребуция, эхинопсис, нотокактус төрләре) – дөрес  итеп сайланган декор фонында  кактуслар да бик матур күренә. 

________________________________________________________________________________________

Молодило
– икенче төрле аны таш чәчәк дип тә атыйлар. Иң талымсыз үсемлекләрнең берсе. Кан төсенә манылган яфрак очлары белән гаҗәеп.

___________________________________________________________________________________________________

Агава – карап торышка хавортиягә дә охшаш кебек.  Флорариумга аның үзен генә утыртканда да искиткеч композициягә ирешеп була. Озынча тар яфраклары чәнечкеләр һәм энәләр белән бизәлгән. Күп очракта зәңгәрсу яшел төстә була. Яфраклары каймалы булган төрләре дә бар.

___________________________________________________________________________________________________

Адромискус – мөгаен, хаклы рәвештә иң сәер үсемлекләр рәтенә керәдер. Аның юан, йомры яфраклары әле ташны хәтерләтә, әле кабырчыкны, әле ачылырга торган бөрене...  Туфрактан чыгып торучы кызыл тамырлары тагын! 

Крестовник –  яфраклары яшел борчакны хәтерләтә, ботак буйлап әйтерсең лә вак-вак сәйләннәр тезелешеп киткән. Озын нечкә ботаклары флорариумны бизәгәндә киң кулланыла. Тармакларын савыттан читкә ташлап та әллә нинди әкәмәт рәвешләргә кереп үсәргә сәләтле.

___________________________________________________________________________________________________
 
Каланхоэ – яфрак тирәли бәбчекләре тезелгән декоратив төрләре флорариумда искиткеч матур күренә. Башка суккулентлардан аермалы буларак, ул буйчан үсемлек, матур гына куак булып үсә.

Теги: Суккулентлар Суккуленты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодило - икенче төрле аны таш чәчәк.. нинди тупас урыс язган моны? кучереп тэржемэ итучедэ шуннан ерак китмэгэн -- молодило тугел "литопс" - анын, исеме ... "тере таш чэчэге"

    Хәзер укыйлар