Логотип
Гөлләр

Спатифиллум

«Хатын-кыз бәхете» дип аталган гөлнең чын исеме – спатифиллум. Үсемлекнең энергетикасына кагылышлы төрле фикерләр яши. Кемдер аны бәхет китерә дип саный, кемдер, киресенчә – ир-атны өйдән куа, ди. Спатифиллум белән янәшә антуриум – «ир-ат бәхете» гөлен утыртсаң, гаиләдә гармония була дигән ышану да бар. 

Дөрес тәрбияләгәндә спатифиллум 2,5 айга кадәр чәчәк ата. Җылы ярата. Һава температурасы 18–25 градус-тан ким булмаганда гына яхшы үсә. Дымлылык югары булганда эссерәк температурага да түзә ала. 
Спатифиллумның дымлылыкка да таләбе зур. Су бөркеп торганны ярата, бигрәк тә җәй көннәрендә. 
Яктылыкка килгәндә, монда да бәхәсләр бар. Туры кояш нурларыннан зыян күрә – ялтыравык яфракларын пешерә, аларда көрән төстәге таплар барлыкка килә. Спатифиллум караң-гырак почмакта – ясалма яктылыкта да бик яхшы үсә. 
Бу гөлгә су – даими, ләкин туфракны артык чылатмый гына сибелә. Корылыкка бик сизгер, яфракларын бик тиз салындыра. Су сипкәннән соң, кабат үз халәтенә кайтса да, соңын-нан, саргаеп, корый башлый.
Яшь үсемлекне – ел саен, карт-ракларын өч-биш елга бер тапкыр күчерергә кирәк. Тик үсемлек артык үсеп, чүлмәге тарайса, моны иртәрәк тә эшләргә ярый. Чүлмәкнең исә алдагысына караганда, артык зурын алмагыз. Тамырлары чүлмәккә терәлми торып, гөл чәчәк атмаячак. 
Чәчәк атып бетергән сабакны төбеннән киссәң, үсемлек кабат чәчәк сабагы чыгара башлый. Шулай итеп аны даими чәчәк аттырырга була. 
Спатифиллумны тамырдан бүлеп үрчетәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар