Аралия — биеклеге 1,4 метрга җиткән искиткеч матур гөл. Ул салкынча саф һаваны һәм яктылыкны ярата. Гомумән алганда, чыдам, төрле шартларга яраклашучан үсемлек.
Температура: уртача, ә кышын, мөмкинлектән чыгып, чагыштырмача, түбән температурада тотарга кирәк. Аралия 20 градустан югары температураны начар кичерә.
Яктылык: көчле яктылык яисә ярым күләгәлек. Кышын аеруча яктылык яратучан.
Су сибү: яздан көзгә чаклы күп итеп, ә кышын уртача су сибәргә кирәк.
Дымлылык: яфракларына еш кына су бөркегез.
Күчереп утырту: һәр яз.
Үрчетү: җәен сабак үсентесеннән яисә язын орлыктан.
Проблемалар: яфраклары саргая һәм коела. Моңа ике сәбәп булырга мөмкин. әгәр яфраклары йомшарса һәм шиңсә, гөлнең туфрагы артык дымлы дигән сүз. Ә инде яфракның сынуы һаваның коры булуын күрсәтә.җыерчыкланган яфраклар исә бүлмәдә чамадан тыш коры һава яисә кояш артык булуын аңлата. Җәен аралияне күләгәлерәк урында тотарга кирәклеген онытмагыз. Инде яфраклары тапланып агарса, очлары көрәнсу төскә керсә, сәбәбе су җитмәү була. Аеруча зур аралиягә җәен ешрак су сибәргә кирәк.
«Сөембикә», № 11, 2007.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк