Логотип
Гөлләр

Акча агачын ничек тәрбияләргә?

Красулла, халык телендә әйтсәк, акча агачы һәрберегезнең өендә бардыр. Булмаска мөмкин түгел. Яшерми генә әйтегез әле, күбегез әлеге гөл белән бәйле хорафатка ышана. Әйе инде, ул зуррак үскән саен акча килү арта, корыса, акча кимеүгә. Ышану-ышанмау һәр кешенең шәхси эше. Ә менә гөлне матур итеп формалаштыру ысуллары барыгызга да кызыклы булыр.

Күп очракта  красулла матур булып үсми. Дөрес карамаганнан аның тармаклары бик озын һәм нечкә була, яфраклары да өстә генә. 

Кызганычка, шәһәр фатирында акча агачына  идеаль шартлар тудыру авыр, шуңа күрә  матур булып үссен өчен гөл  үсә башлагач ук дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. 

Беренче хата – гөл чүлмәген дөрес сайламау.  Ул зур булса, тамыр төпкә, ә ботагы өскә тартыла. Шунлыктан ботаклар  озын һәм хәлсез булып үсә.  Гөлне кечкенә һәм яссырак савытка күчереп утыртыгыз.  Бу гөл өчен туфракның яртысы ком һәм вак таштан торырга тиеш. 

Әгәр күчереп утыркан вакытта тамыры  артык озын икән, аны кайчы белән бераз кисегез. 
Акча гөле артык су яратмый, шуңа күрә бик аз, әмма ешрак сибәргә тырышыгыз. Артык күп су гөл чүлмәге төбенә утырып, тамырын черетергә мөмкин. 

Әгәр сезнең гөлегез бик кечкенә һәм әле ул ботакланырга да өлгермәгән икән, өстәге ике кечкенә яфрагын кисеп алыгыз. Күбрәк тә кисәргә була, ләкин ботак очында ике зур яфрак калырга тиеш. Соңрак өзелгән яфраклар урыны ботаклана башлый – берьюлы ике пар яфрак чыгачак. Бер генә паряфрак ярыла икән икән аны кабат кисеп алыгыз. 

Ә сез яраткан гөлегезне ничек тәрбиялисез?
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар