Логотип
Рәссам сәхифәсе

​Зәңгәр чишмә челтерәве

Зәңгәр күлмәк кигән, зәңгәр гөлләр сөйгән» дигән сүзләр Рания Хәйрул­линага бигрәк туры килеп тора сыман.
Юк, зәңгәр күлмәк кигәне өчен тү­гел, ә зәңгәр төсләр сөйгәне өчен. Зәңгәр төс – чиста күк йөзе, су төсе. Без яшелне тереклек төсе дибез, ә бит зәңгәр дә тереклек төсе. Су – дөньяның башлангычы. Бәлки, шуңа күрә бу төсне үз итәдер Рания? Ә бәлки, балача­гы көмеш сулы чишмәләр, зәңгәр күлләр эргәсендә узганга зәңгәр-күк төсләр рәссам иҗатының төп төслә­редер. Аның эшләрен карагач, биткә Иделнең җиләс җиле кагылып үткәндәй була. Илаһилык, серлелек, шу­ларга өстәп, миллилек тә бар аларда. Су һәм һава кебек, хатын-кыз да яшәешнең башлангыч ноктасы. Рания Хәйруллина үз иҗатында хатын-кыз образына да зур урын бирә. Алар – милләт кызлары, аларда тарихы­быз шәйләнә, аларда Сөембикәләр рухы бар. Рәссамның иҗаты – мифлар һәм легендалар дөньясы. Борынгы мәдәниятебез аһәңнәрен ул «Милли авангард» стилендә сурәтли. Майлы буялар белән кин­дердә заманча сурәт­ләү алымын барлыкка китерә. Аква­рель буяулар һәм тушь ярдәмендә кәгазьгә рәсем төше­рү, декоратив паннолар буенча да үзенчәлекле эшләре бар. Гомумән, Рания Хәйруллина иҗат дәрьясында киң колач салып «йөзә». Дизайн, рәсем, сынлы сәнгать, һәм аның технологиясе, сценография, кием дизайнына кагылышлы авторлык программалары да бар аның. «Тамга» иҗат төркемен рәссам Раниядән башка күз алдына китерү кыен. 2002 елдан Чаллы дәүләт драма театры белән хезмәттәшлек итә, сәхнә бизәлеше һәм костюмнар – аның иҗат җимеше. «Зәңгәр кош», «Касә», «Укчы», «Дөнья яратылышы», «Фәрештәләр шәһәре», «Күк йөзе зәңгәр күлләргә бага» әсәрләрендә рәссам бөтен барлыгы белән ачыла. 

Рәссам кыз 1966 елда Казанда туа. Чаллы сәнгать училищесында укый, Чаллы педагогика институтын тәмамлый. Балалар сәнгать мәктәбендә укыта, укучыларының рәсемнәреннән күргәзмәләр оештыра. Ул укыткан балалар Япония, Франция, Канадада узган халыкара бәйгеләрдә катнашып призлар яулый. Татарстанның һәм Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы Рания Хәйруллина күргәзмәләр белән генә чикләнми, зур проектларга да алына. «Көмеш су бәйрәме» дигән күләмле проект өчен декоратив паннолар иҗат иткәндә тирән фәлсәфи фикерне җиткерә: борынгы легендаларның традицион мотивлары тормышның яңа төсләре белән баетыла, поэтик образлар гасырлар төпкеленнән безгә зәңгәр күзләр белән бага. Рәссам иҗаты аша борынгы риваятьләр дөньясы, Тәңречелек, иксез-чиксез илаһи Зәңгәр Күк белән күзгә-күз очрашасың.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар