Логотип
Рәссам сәхифәсе

«Тимер кешеләр»



Ул елларда Болгардагы Ак мәчет урынында әле харәбәләр генә, ә Зөя утравында – рухи авырулар хастаханәсе. «Сөембикә» манарасына әле ай куелмаган, ә мәчетләр склад вазыйфасын башкара... 90 нчы еллар бу. Фоторәссам Рамил Галиев кайчандыр әнә шул күренешләрне тотып алган да, хәзер безгә аклы-каралы фотопленка аша узган гасыр бага. 

Бүген аның – 33 ел буе дөньяга объектив аша караган Рамил Галиевның «Татмедиа» бинасында  күргәзмәсе ачылды. «Тимер кешеләр» дип атала ул. Үзгәртеп кору җилләре җилгәргән, ияләгән тормышлары җимерелгән, дәверләр күчешен үз җилкәләрендә күтәргән корыч рухлы кешеләр турында бу күргәзмә. Ул түләүле түгел, юл уңае һәркем кереп, карап чыга ала. Һәм бу күргәзмә соңгысы да булмас. «Татмедиа» акционерлык оешмасының генераль директоры Андрей Кузьмин әлеге проектның дәвамлы булачагын әйтте. «Күргәзмәнең ачылышына баш мөхәррирләрне дә чакыруыбыз юкка түгел. Һәр редакциядә талантлы фоторәссамнар бар. Аларның да эшләрен күрсәтәсебез килә. Күргәзмә ай саен яңарыр дип ниятлибез», – диде ул. 

Ә без исә, үз чиратыбызда, сезне әлеге күргәзмәгә дәшәбез. Еллар аша безгә чор дәшә. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар