Бармак очларында туган сәнгать

Рәссам Анастасия Бузунеева белән танышу

«Тормыш үзе – иҗат өчен чиксез киң мәйдан», – ди рәссам. Күпмилләтле Урта Азиядә туып-үскән рус кызы Анастасия Бузунеева (Анастас) Казанга килгәч, бу калага чын-чынлап гашыйк була. Кечкенәдән үк төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә ихтирам белән карарга өйрәнгән, якты, ачык бизәкләрне яраткан кызны татар халкының милли мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре әсир итә. Хәтта ки зирәк мәкальлә­рендә дә бизәк күрә ул. Казан аңа тере, һәрвакыт хәрәкәттәге организм булып күренә. Казан – матур, горур шәһәр, кайчак хатын-кыз кебек көйсезләнеп, назланып та ала. Һәм Анастасия 2010 елда «Казан – хатын-кыз затыннан» дигән сериясен башлап җибәрә. «Сөембикә биюе», «Казан өстендә таң ата», «Төнге әкият» картиналарындагы образлар талгын музыкага әкрен генә бөтерелә кебек...

«Бу темага язган саен, ул киңәя генә бара. «Татар халкының зирәклеге» дигән яңа серия шулай барлыкка килде», – ди Анастасия. «Язлар ике килә, ә яшьлек бер генә», «Әгәр Аллаһ үгезгә канатлар бирсә, ул бөтен йортларны җимерер иде» картиналарында, мәсәлән, Анастасиянең халык мәдәнияте белән танышудан туган шатлык хисләре тоемлана. Бу эшләрдә шәрык фәлсәфәсе, әйткән сүзнең көче, хәтта авазлар матурлыгы чагыла. Рәссам халкыбызның бай һәм катлаулы мәдәни дөньясын күрсәтә алган.  

Анастасиянең эш техникасы да үзенчәлекле – аның картиналары бармак очларында туа. «Бармактан суырып алынган», дип шаярта ул үзенең эш алымы турында. Ә чынлыкта ул пумаланы буяуга манып түгел, ә бармак очларындагы буяуны тукымага төшерә. Илһам килгән минутларда аның бармаклары да биеп кенә тора! Төрле иҗади тәҗрибәләргә ирек биреп кенә өлгер.

Анастасия Бузунеева дигән рәссам шушы йомшак, нәзберек образлары төшкән картиналары астына «Анастас» дигән тәхәллүс куя. «Һәрвакыт үземә үзем юл ярып яшәгәнгәдер, мөгаен, шушы тәхәллүс күңеле­мә якын булды. Кыска чәчле чагым, холкым­ның кырысрак чоры да бар иде. Шул вакытта алган Анас­тас исеме иҗатыма фатиха бирде кебек, – ди Анаста­сия Валентиновна. Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында дизайнер белгечлеге алганнан соң, Анастасия картиналарны «үзе өчен» генә иҗат итә әле. – Нәкъ менә Анастас мине ел саен күргәз­мәләр оештырырга, эшләремне сәнгать сөючеләр хөкеменә тапшырырга мәҗбүр итә дә инде». 

Анастасия Бузунееваның эшләре «Казан кремле» музей-тыюлыгында, Татарстанның Беренче Президенты галереясында, Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә урын алган. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5931
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7135
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2629
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3063
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4029
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату