Өй
Хуҗабикә колагына
Хуҗабикәгә берничә файдалы киңәш
- Вазада җиләк-җимеш озаграк бозылмый торсын өчен янына 1 лимон куегыз.
- Ит яхшы кызсын өчен, кайнар майга аз гына он сибәләр.
- Ак ипи белән кара ипине бергә сакларга ярамый, тәмнәре үзгәрә.
- *Лавр яфрагын ашта калдырмагыз, ул шулпага әче тәм бирә.
- *Каты тәңкәле балыкны 15–30 секундка кайнар суга салып алсагыз, җиңелрәк чистарыр.
- *Суыткычтагы начар исне бетерү өчен тәлинкә белән чи бәрәңге куярга була.
- *Тәбә пешергәндә табаның капкачын япмагыз: йомырканың сарысы тәмлерәк, агы йомшаграк була.
- *Тәрәзә юганда суга 1 аш кашыгы крахмал кушыгыз: пыялалар ялтырап торачак, эзләр калмаячак.
- *Бавыр йомшак пешсен өчен тозны әзер булгач кына өстәргә кирәк.
- *Ак футболкада саргылт тир таплары калса, теш пастасы сөртеп, 10 минут тотыгыз һәм гадәттәгечә юыгыз.
Изображение от KamranAydinov на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк