Киноларда кайчак геройлар әңгәмәләрен «Сезнең балагыз бармы?» дип башлап җибәрә дә, уртак тел дә табып куялар. Кешенең баласы булу-булмавының ни катнашы бар инде дип аптырый идем?!Ачуым да килгәли иде хәтта. Хәзер генә төшендем – катнашы бик зур икән шул! Чөнки баласы булган һәм баласыз кеше икесе ике дөньяда яши икән ләбаса. Баласыз кеше өчен бөтен планета – кечкенә бер шарчык, кая телисең, шунда барасың. Балалы кешенең планетасы – яраткан сабые: кая барсаң да, уйларың, эш-гамәлләрең шул кечкенә зу-ур (!) кеше әйләнәсендә бөтерелә.
Балалы кеше – куркак ул. Мин дә куркак. Телевизор, Интернеттагы яңалыкларны карамаска тырышам хәтта – ямьсез, коточкыч хәбәрләрне колагым ишетмәсен, күзем күрмәсен! Кеше үтерү, мыскыллау, талау, бәла-казалар турында ишетү йөрәкне бер мәлгә туктатып куя! Баламны ничек йолып калырмын?! Ю-ук! Нинди дискотекаларга йөрсен ул! Җибәрмим! Йә әтисе белән тагылып барырбыз – читтән саклап торырбыз. Мәктәпкә җитәкләп кенә алып барып, җитәкләп кенә алып кайтырбыз. Менә шундый куркакка әйләндем тегене-моны уйлап куйсам, колак шаулый башлый... Дискотекаларга әле ерак – олы тормышка кадәр өйдә дә никадәр куркыныч хәлләр сагалап тора үзен! Боларыннан саклап калыр өчен тәрбия серләренә багышланган китап сатып алдым. Аны укып чыккач, үземдә берникадәр ышаныч туды.
Бала пешкән очракта
Пешкән урынны (I-II дәрәҗәдәге пешкән урын кызарган, ул авырта, тире кабарып чыга) 15–20 минутка агып торган салкын су (бозлы су ярамый!) астына куярга һәм чиста чүпрәк белән капларга. Парацетамол яки ибупрофен эчертергә. (Мондый очраклар өчен аптечкагызда пантенол кебек аэрозоль булып торсын.) Табибка күренергә.
III дәрәҗә пешү вакытында (тире авыртуны сизми, корый, хәтта кара янган була) су тидермичә чиста чүпрәк белән каплыйсы һәм ашыгыч ярдәм чакыртасы.
ЯРАМЫЙ:
Бала егылганда
Бала хәрәкәтләнә! Биләүдәге вакытын сагынып куям кайчак – урынына салдың да, тынычлап йөр. Ә хәзер!.. Бала аркасыннан корсагына көтмәгәндә генә әйләнеп куя – сизми дә каласың. Бишегендә, диванда әйләнепме-әйләнә! Миңа гел әйтеп торалар – караватта, арбада берүзен калдырма! Башкалар исә: «Егылмаган бала бик сирәк була ул», – дип көлә. Моңа әзер тору мөһим. Башы белән мәтәлеп төште, ди. «Каравыл!» дип кычкырасы килер, әмма паникага бирелмәскә! – сезнең реакциядән баланың куркып китүе бар. Педиатрлар шуны тәкрарлый: бер яшькә кадәрге балаларның егылуы куп очракта коточкыч нәтиҗәләргә китерми (бер яшьлек баланың егылуы биш айлык баланың егылуыннан хәтәррәк), чөнки табигать-ана бу хакта уйлап куйган – балаларның баш сөяге арасындагы җөйләр сыгылмалы, анда сыеклык та күбрәк, ул бәрелгән вакытта амортизация мөмкинлеген тудыра. Әмма егылу
очрагына битараф булу дигән сүз түгел бу!
Бала егылачак, бернишләп булмый. Шуның өчен алгоритмны алдан ятлап куйыйк.
Стоматит
Баланы нинди генә чирләр сагалап тормый! Стоматит (башка исеме – сөт авыруы, ягъни молочница) турында белеп тору кирәк. Төкерек үзенең саклагыч сыйфатларын югалтса, авыз куышлыгындагы бактерияләрне үтерүче антибиотиклар кулланылса, шушы авыру килеп чыгарга мөмкин икән. Стоматит сабыйның авызын авырттыра башлый, нәтиҗәдә, бала имүдән баш тарта. Яңакларның эчке өлешендәге лайлалы тышчасында, уртларда, аңкауда, телдә эремчекләнеп торган ак тамчыларны хәтерләткән ак таплар күренүгә табибка ашыгыгыз! Кайбер әти-әниләр авыз куышлыгын зеленка яки водород перекисе белән эшкәртә башлый – болай эшләргә һич ярамый!
Профилактика – төкерекнең кибүенә юл куймаска кирәк. Моның өчен бала бүлмәсендә салкынча һәм дымлы һава булдырырга, вакытында борын куышлыгын чистартырга, урамда ешрак йөрергә, күбрәк су эчертергә кирәк.
Дәвалау – бармакка марля чорнап, 2% сода эремәсенә манып алабыз. Шуның белән баланың телен сөртеп, ахырдан чиста су белән дә сөртеп алабыз. Аптекаларда махсус витаминлы комплекслар да сатыла, аның белән сөрткәннән соң су белән юдырырга кирәкми. Шуны онытмагыз: бүлмә һавасы коры һәм җылы булса, бернинди дәвалау ярдәм итмәячәк!
Отит
Баланы рәхәтләндереп ваннада коендырдык, өстенә су сиптердек. Шикләнсәм дә, колакларын сөлге белән генә корытып алдым. (Мамыкны бөтереп, колак эчен корытырга кирәк булган икән.) Ә бер көнне колагына кагылып китүгә кычкырып елап җибәрде бәләкәч... Табибка чаптык. Урта отит, диде.
Отит – колакның бер бүлегенең ялкынсынуы ул. Отит өч төрле була – тышкы, урта һәм эчке. Тышкы отит еш булмый, әмма бу бик җитди авыру. Эчке отит – урта отит яки инфекцион авырудан өзлегү, томау аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Температура булмагач, табиб антибиотиклар эчәргә кушмады. Колакка һәм борынга тамчы салырга, диде. Әйе, борынга да кирәк – дару. Евстахий көпшәсенең лайлалы тышчасында шешне киметергә ярдәм итә.
Табибка бармыйча, теләсә нинди тамчылар белән дәвалау тыела!
Иң элек отитның нинди икәнен ачыкларга кирәк – аларның дәвалау ысуллары төрле. Табибка барып җиткәнче авырткан колакны җылыда тотыгыз.
Отитны булдырмау өчен нишләргә соң? Борыннан чыккан сыек бүлендекләр куркыныч түгел. Иң мөһиме – аларның куеруын булдырмаска кирәк. Моның өчен күбрәк су эчертергә киңәш итәләр. Бүлмәне еш җилләтергә, тузанны юеш чүпрәк белән еш сөртеп торырга онытмагыз. Бүлмәдә 18–20° җылы булырга тиеш.
Матурлык
Баланы күкрәктән аеруга, сөт бетүгә, күкрәкләр кечерәеп калачак, ямьсезләнәчәк... Моны булдырмас өчен, күнегүләр ясарга вакыт!
Пресс булдыру
Эчне элеккеге хәленә кайтару өчен махсус күнегүләр ясарга кирәк!
Болай да нечкә күңел нечкәргәннән-нечкәрә бара түгелме?.. Элек, йомшак кына әйткәндә, ялкаулык баскалаган вакытта, үземне мәҗбүриләп тормыйча, кәеф булганда гына эшли идем. Хәзер исә «кәефе ул түгел» дигән нәрсә бөтенләй юк. Сикереп торам да эшкә тотынам. Арыганлык сизелсә дә, ул ниндидер... рәхәт бер арыганлык – әниләр шундый буладыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк