Логотип
Бала

Тәлинкәдәге борчак ни сөйли? Бала өчен кызыклы инша темалары

Баланың фикерләү сәләтен үстерү өчен түбәндәге темаларга инша язырга йә хикәя уйлап сөйләргә тәкъдим итегез.


Баланың фикерләү сәләтен үстерү өчен, түбәндәге темаларга инша язарга йә хикәя уйлап сөйләргә тәкъдим итегез. Балагызны яңа яктан ачарсыз, яшерен уйларын белерсез, бәлки. Нәтиҗәдә аның өчен мөһим булган темаларны билгеләп, бергәләп сөйләшергә була. 

1. Син зур кыяның читендә артишоклар (бик файдалы үсемлек) үстерәсең. Аста – тынгысыз океан. Синең көнең ничек үтә? 
2. Син спорт залында утырасың. Көтмәгәндә баскетболчылар сине үзләре янына уйнарга дәшә. Алар сине үз командасы уенчысы дип уйлый. Ләкин синең бер тапкыр да баскетбол уйнаганың юк. 
3. Кичке аш вакытында тәлинкәдәге бер борчак нидер пышылдый башлый. Нәрсә әйтергә тели ул?
4. Сиңа 15 яшь тулган көнне моңа кадәр туган көннәреңдә уйлаган бөтен теләкләрең дә тормышка аша башлый. Көнең ничек узганын сөйлә.
5. 1 апрель ни рәвешле көлке көненә әйләнгән? Тарихын уйлап сөйлә әле.
6. Дальтоникка кызыл төснең нәрсә икәнен аңлат.
7. Син ковбой. Атың турында шигырь уйлап чыгар әле. 
8. Син – шахмат тактасындагы король. Тормышың турында сөйлә әле. Властьтан файдаланасыңмы? Бәлки, хәрәкәтләрең чикле булганга ачуың киләдер? Партияләр арасында нишлисең?
9. Синең дөнья кадәр өй эшең бар, ә бүлмәңне гномнар басып алган. Нишлисең? 


Инша темалары «Родителям о важном» телеграм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар