Логотип
Бала

«Минем дусларым юк...»

«Минем белән беркем уйнамый», «Минем дусларым юк»... Балагыздан бу сүзләрне ишеткәнегез бармы?

«Минем белән беркем уйнамый», «Минем дусларым юк»... Балагыздан бу сүзләрне ишеткәнегез бармы? Димәк, балага социальләшергә ярдәм итәргә кирәк.

Иң беренче чиратта баланың ни сәбәпле дуслары булмавын билгеләгез:
– Аңа дусларсыз рәхәтрәк, үзен иркенрәк тота?
– Комплекслары бар?
– Мөнәсәбәт төзү тәҗрибәсеннән психологик проблемалар калган?
– Оялчан, үзен башкалардан түбән саный?
– Әти-әнисе аралашу даирәсен кабул итәргә теләми, дусларын яратмый?
– Аралашу күнекмәләре җитми?
– Яшьтәшләренә карата агрессив мөнәсәбәте, мин-минлеге комачаулый?

Баланың дуслары булмаса нишләргә?
– Дулыкның нәрсә икәнен үз мисалыгызда күрсәтегез. Дусларыгызга кунакка барганда балагызны да үзегез белән алыгыз. Ешрак кунаклар чакырыгыз. Сезнең мисалда бала дусларча аралашуның, дустанә мөнәсәбәтнең нәрсә икәнен аңлар.
– Бала белән дуслар арасындагы конфликтлар, дусларның тормыштагы роле турында сөйләшегез. Үз мисалыгызны китереп яисә читтән күзәтүче булып сөйләсәгез яхшырак булыр – бала үзен башка кеше урынына куеп карарга өйрәнер. 
– Балалар коллективындагы атмосфераны өйрәнегез. Проблема баланың аралаша белмәвендә генә түгел, балалар арасында катлаулы мөнәсәбәтләр дә моңа сәбәпче була ала. Балагызга карата травля бармыймы? Андый очракта белгечләр ярдәме дә кирәк булачак. 
– Хәлне үзгәртү өчен балага өстәмә шөгыль табыгыз. Яңа коллективта мөнәсәбәтләре ничек төзелүенә игътибар итегез. Мәктәптән читтә балагыз аралашуда кыенлыклар кичермәсә, башка сыйныфка күчерү яисә мәктәпне алыштыру хакында уйларга кирәк. Ләкин монда хәлиткеч рольне бала уйнарга тиеш. Ул үзе моны телиме? 

Балага ничек ярдәм итәргә?
– Эмоцияләрне чыгаручы тренинглар уздырыгыз. Баланың негатив хисләре хакында сөйләшеп, аңа үзен контрольдә тотарга ярдәм итәрсез. Ул башкаларга да, үзенә зыян китермәслек итеп хисләрен белдерергә өйрәнер. Катлаулы очракларда үзен ничек тотарга кирәклеген аңлатыгыз, алдан уйлап куегыз. Хәл итү вариантларын уенчыклар ярдәмендә «уйнап» карагыз.
– Җәзаламыйча гына тәрбия бирүче әти-әнидә үз-үзенә ышанучан, үзләрен кулда тота белүче, мөстәкыйль балалар үсә. Аларга яшьтәшләре белән уртак тел табуы да җиңелрәк бирелә. 
– Сезнең гаиләдә төрле темаларга аралашу, фильмнар турында, мөнәсәбәтләр хакында фикер алышу гадәте булса, балага да бу аралашу мисалын даими бәйләнешләр төзүдә кулланырга җиңел булачак. 
– Актив тыңлаучы күнекмәләре, тыңлый һәм ишетә белү осталыгы, сораулар бирү – кешеләрне үзеңә теләктәш итүдә бер дигән ярдәмче. Шул сыйфатларны балагызда үстерә белсәгез, аның белән аралашырга теләүчеләр дә күп булыр. 
– Ярыша торган уеннар еш кына үз-үзеңә бәя бирүне түбәнәйтә. Бу кагыйдәне дә истә тотыгыз: контактлар урнаштыруда үз-үзенә ышана башлаганчы баланы ярышларда катнашудан чикләгез. 

«Родителям о важном» телеграм каналыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар