Малайлар елый беләме?

Малайлар кызлардан кай яклары белән аерыла дисәм, кычкырып көләчәксез. Юк, җенес аермасын күздә тотуым түгел. Малайлар дөньясы һәм аларны кыю да, батыр да, тәвәккәл дә, шул ук вакытта миһербанлы да, олы йөрәкле дә ир-егет итеп үстерү турында уйлануым. Интернет киңлек-ләрендә шактый кызыклы нәрсәләргә юлыктым. Шуларны сезнең белән дә уртаклашасым килә.
Узган гасыр ахырында кешелек бер нәрсәне абайлап алды: без малайларны тәрбияли белмибез икән. Алар ялкау, начар укыйлар, җавапсызлар, кыңгыр эшләрне дә ешрак алар кыла.Малайларны тәрбияләү эшенә битарафлыктанмы бу? Әллә соң малайлар дөньясына ачыласы ишекнең ачкычын таба белмибезме? Күрәсең, соңгысы дөреслеккә якынрактыр. Киләчәктә чын ир булырга тиеш ул малайларның тәрбия дилбегәсе хатын-кызлар кулында бит. Бакчада аларны без тәрбиялибез, мәктәптә без укытабыз, югары уку йортында тагын без. Хәтта гаилә коргач та ирләргә баш булырга омтылабыз. Ир-егетнең табигате нинди? Алар үзләре чын ир-ат нинди булырга тиеш дип саный? Хатын-кыз моны беркайчан да тулысы белән аңлап бетерә алмас. Әмма бүген бер нәрсәне ачык беләбез: малайларга ир-ат даирәсе җитми. Хатын-кыз арасында гына кайнашканлыктан, ир-атның тормышта тоткан урынын аныкламый үсә улларыбыз.
Сезнең дә хатын-кызлар авызыннан: «Үземне аңлый торган ир-ат очратмадым», – дигәнне ишеткәнегез бардыр. Хатын-кызны аңлый алмаучы ул ир-атны хатын-кыз үзе тәрбияләгән бит югыйсә. Нигә шулай килеп чыга соң? «Әни, сине берәүдән дә рәнҗеттермәм», – дип, йомшак куллары белән әнисенең муенына сарылучы малайдан, нигә соң әле хисләргә саран егетләр үсә? Калыплашкан тормыш кануннары буенча, ир-егет үзен кулда тота белергә, салкын акыл белән эш итәргә, хисләрен ачыктан-ачык күрсәтмәскә тиеш. Хатын-кыздан аермалы буларак, аңа еларга, киреләнергә ярамый. (Малайлар иң күп ишетә торган сүздер ул – «Син кыз мәллә?») Бүгенге психологлар беравыздан тәкрарлый: ир-егетнең хисси үсеше кечкенәдән бастырыла. Ә бит галимнәр күптән ачыклаган: кешенең хисчәнлеге аның интеллектын билгели. Кешенең акыл үсешеннән тыш, әле хисләр дөньясы, хисләр байлыгы да бар. Хисләр байлыгы – үз-үзеңнең һәм башкаларның хис-тойгыларына сизгерлек, аларны аңлый, кабул итә белү. Малайларның хис-тойгыларын бастыру киләчәктә психологик кыенлыклар тудырачак икән. Бу проблема бигрәк тә яшүсмерләргә хас. Эмоциональ наданлык аларга яшьтәшләре белән аралашканда комачаулый. Көчләү, үзара сугышу, берничек тә аңлатып булмый торган вәхшилекнең сәбәбе – ир баланың тормыштагы бөтен нәрсәне көч белән үлчәргә омтылуы. Мондый проблемалар булмасын өчен, ир баланы кечкенәдән үз хисләрен аңлый белергә өйрәтергә кирәк, ди алар. Кызларга караганда, малайлар үз-үзләренә бәяне түбәнрәк куя. Аның күңеле көн саен батырлык кылырга чакыра (нишлисең, табигате шундый), ә инде уңышсызлыкка очраса, күңеле шундук боега.
«Сизгерлеген үстерим дисәгез, улыгыз белән хис-кичерешләрегезне ешрак уртаклашыгыз, – дип киңәш бирә психологлар. – Башкаларның да хисләрен тасвирларга тырышыгыз. Музыка, кино, әдәбият – хисләрне үстерүдә иң зур ярдәмчеләр. Улыгызны хисләрен яшермәскә өйрәтегез. Көчсезләрне кызгансын, аларга ярдәм кирәген белсен. Ятим көчекне кызганудан күзләренә яшь тулган балагыздан көлмәгез, оялтмагыз. Аны аңлавыгызны, кече күңеллелегенә куануыгызны белдерегез».
Танылган сексолог һәм социолог, профессор Игорь Конның «Мальчик – отец мужчины» китабында мондый юллар бар: «Балаларны нәрсәгә өйрәтергә кирәген җитәкче әфәнделәр яхшы белә. Ә ничек өйрәтәсен педагогика профессорлары хәл итә... Ә менә социологлар, дөньяның кая таба барганына карап, малайларны ничек тәрбияләргә ярамаганын әйтеп бирә».
Тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Ир бала янында үрнәк алырдай ир-ат булу кирәк дисәк, бу – ачыш булмас. Борынгылар малайларны ничек тәрбияләргә дип, баш ватмаган. Малайны ир-ат тәрбияләргә тиешлеген белгән алар. Ир баланың эчке дөньясын ир кеше генә аңлый ала. Чөнки бу кичерешләрне кайчандыр ул үзе дә кичергән. Әле безнең үзебездә, татарларда да, һөнәргә өйрәнсен, дөнья күрсен, чарлансын, дип, ир баланы берәр һөнәр иясенә өйрәнчек итеп бирә торган булганнар. Бүген бу остазлык вазыйфасын спорт тренерлары, укытучылар, туганнар яки гаилә дуслары арасыннан баланың хөрмәтен казанган берәр кеше башкара ала. Ә андый кешенең булуы бик кирәк.
Ир-егет булып җитлегү дәверендә ир бала өч чор аша кичә. Беренче чорда – туганнан алып алты яшенә кадәр бала әнисенә «чытырдап» ябышкан була әле. Әмма бу әтинең роле аз дигән сүз түгел. Ир бала әти белән үсәргә тиеш. Әти – канун. Әнинең бурычы – баланы ярату булса, әтинең бурычы – өйдәге кагыйдәләрне булдыру, аларның үтәлешен таләп итү. Әти әйткән «ярамый!» һичшиксез үтәлергә тиеш.
Икенче чор ундүрт яшькәчә дәвам итә. Бу чорда бала аңлы рәвештә әтисенә тартыла, аңа карап, ир-ат булырга өйрәнә. Улларын ялгызлары гына үстерүче әниләр аның бу таләбен аңларга тиеш. Әтисе булмаса ни, туганнар, дуслар арасында баланың аңлаучысы, киңәшчесе
булырдай кеше табылырга мөмкин. Нәкъ шушы яшьтә ир балалар малайлыкның тәмен-ямен тоя башлый икән.
Өченчесе – яшүсмер балигълыкка ирешкәнчегә кадәрге чор. Бу – иң катлаулы чор. Әти-әни инде икенчерәк планга күчә. Баягы остазлык дигәнебез, шушы чорда аеруча мөһим. Ир балага тормыш югары таләпләр куя. Шәфкатьле дә булсын ул, җебеп тә төшмәсен, кыю да булсын, куркыныч вакыйгаларга да тармасын, акыллы да булсын, эшчән дә булсын, четерекле хәлләрдән чыгу җаен да таба белсен...
Шушы сыйфатлар ир балага барысы да берьюлы сыеп бетәргә тиеш.
Төрле чыганаклардан алган бу мәгълүматлар, ундүрт яшьлек егетнең әнисе буларак, миңа шактый кызыклы тоелды. Малайлар тәрбияләү кадәресе сезне дә борчыймы? Әйдәгез, фикер алышуларны журналыбызның сайтында дәвам итик. Сездән хатлар көтәбез.
Әниләргә киңәш:
Малайларны кечкенә вакытта иркәләүдән курыкмагыз.
Яратуыгызны гел белдереп торыгыз. Сез аның киләчәктә хатын-кыз белән ике арадагы мөнәсәбәтләренә нигез саласыз.
Ә менә яшүсмер малаегызны алдыгызга утыртып сөю дөрес түгел. Бу яшьтә малайларның сексуальлеге формалаша һәм сезнең иркәләү-назлавыгыз аңарда дөрес булмаган эротик тәэсир калдырырга мөмкин.
Улыгыз ничә яшьтә генә булмасын, аның кыюлыгын күреп, мактап торыгыз. Аның янында үзегезне көчсез, яклауга мохтаҗ хатын-кыз итеп күрсәтегез.
Улыгызны «өф-өф» итеп кенә үстермәгез. Үзе тотып карамыйча, чәйнекнең чынлап та кайнар икәненә ышанмаячак бит ул.
Малайларны гел ачуланып тору, аларда дөньяга карата үч тудыра. Танылган инглиз педагогы Роджер Эшемның мондый сүзләре бар: «Ир балада тырышып уку теләген фәкать мактап кына уятып була».
Улыгызны ялгызыгыз гына үстерәсез икән, аны һичшиксез, берәр спорт түгәрәгенә бирегез. Түгәрәкнең җитәкчесе ир-ат булсын. Киңәш сорардай ир-ат дусты булырга тиеш аның.
Әтиләргә киңәш:
Улыгызның күз яшьләреннән көлмәгез. Аны сүз белән «чеметмәгез», бигрәк тә иптәшләре янында.
Улыгызның гел яныгызда чуалуына ачуланмагыз. Киресенчә, кадак какканда, шөреп борганда, базардан бәрәңге алып кайтканда (гәрчә улыгыз өч кенә бәрәңге күтәрә алса да) аның ярдәме алыштыргысыз булуын әйтегез. Үз көченә ышанып үссен.
Улыгызны кыйнамагыз. Көч куллану һәрвакыт үч алу теләге тудыра. Бала күңелендә бу теләк туплана килеп, ахыры аяныч булырга мөмкин. Джон Локкның 1693 елда язган «Тәрбия турында кайбер фикерләр» трактатында бик үтемле фикер бар: «Кем дә кем улының хөрмәтен казанырга теләсә, ул кеше иң элек улын үзе хөрмәт итсен».
Яшүсмерлек чорында малайлар өчен әти кеше авторитет булудан туктарга да мөмкин. Чит ир-ат үз әтисенә караганда акыллырак, уңышлырак булып күренә аның өчен. Бер гыйбарәне ишеткәнегез булдымы икән: «Кечкенә вакытында малай үзенең әтисеннән үрнәк ала, яшүсмер чорда әтисен дөньяның бер булдыксызы дип саный. Ә инде үзе өйләнеп, балалар үстерә башлагач, әтисенең ярыйсы гына кеше булганына төшенә».
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.