Логотип
Бала

«Кринж», «краш» – яшүсмер телен аңлыйсызмы?

Һәр буынга үзенә хас сүзләр була. Аларны фәнни телдә «сленг» дип атыйлар. Әлеге сүзләр буыннарны аерып торучы ролен үти.

Һәр буынга үзенә хас сүзләр була. Аларны фәнни телдә «сленг» дип атыйлар. Әлеге сүзләр буыннарны аерып торучы ролен үти. Ягъни, балаларның нәрсә турында сөйләшкәнен ата-аналар аңламасын өчен эшләнә бу. Хәзерге буын яшьләр телендә күп сүзләр инглиз теленнән алынган икән. Сүзләрнең кыскартылган формасын да еш куллана яшьләр. Шуларның берничәсенә күз салыйк. Аларның нәрсә аңлатканын белеп тору комачауламас, шулай бит?


Кринж – инде искереп килүче аңлатма, оялта торган нәрсәнедер аңлата. Мәсәлән, сез балагызның дуслары белән бер дулкында булырга теләп, сөйләмдә  ниндидер сленг кулланырга уйласагыз, балагыз сезнең өчен дуслары алдында оялып, «кринж тота».

Дноклы – бу классташлар дигәнне аңлата, ягъни «одноклассник» сүзен кыскартып, хәрефләрен бутап куллану.

Сквик – шок хәлендә калдыра торган негатив мәгълүмат.

Бести – инглиз теленнән «bestie», ягъни иң яхшы дусны аңлата.

Краш – шулай ук искереп баручы сүз. Үзенә бик нык ошаган егетне йә кызны шулай атыйлар. Гадәттә, бу хисләр җавапсыз була. 

Криповый – куркыныч.

Пруфы – сүзләрне йә эшләрне дәлилләү, нәрсәнедер исбатлау. 

Рофл, рофлить – көлү һәм шаярту.

Чил, чилить – пассив рәвештә ял итү, берни эшләмәү, эшсез яту.

Шеймить – кемне дә булса оялту. 

Яшүсмер өчен дуслары белән сез белмәгән уртак серләре булу бик мөһим. «Аңлаешлы телдә сөйләш», – дип, баланы үзегездән ерагайтмагыз. Бу этапны үтәргә ирек бирегез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар