Икәүләшеп көтәбез!
Иң яхшы ир булу өчен ни кирәк? Салкын төнгә каршы сөйгәнеңә кибеттән әфлисун алып кайту да җитә.
Минем: «Тест уңай нәтиҗә күрсәтте», — дигәнем сюрприз булырга тиеш түгел, чөнки безнең бу адым алдан ук планлаштырылган иде. Әмма, менә бит, кем уйлаган, ирем тораташтай катты. Бер сүз әйтә алмады. Берничә минуттан соң гына: «Матур сүзләр әйтәсем килә — һич табалмыйм...» — дип куйды. Кочаклавы иң матуры булды. Бу мизгелдән без «йөкле гаилә»гә әверелдек.
Минем: «Тест уңай нәтиҗә күрсәтте», — дигәнем сюрприз булырга тиеш түгел, чөнки безнең бу адым алдан ук планлаштырылган иде. Әмма, менә бит, кем уйлаган, ирем тораташтай катты. Бер сүз әйтә алмады. Берничә минуттан соң гына: «Матур сүзләр әйтәсем килә — һич табалмыйм...» — дип куйды. Кочаклавы иң матуры булды. Бу мизгелдән без «йөкле гаилә»гә әверелдек.
Элеккегә караганда, бүгенге булачак әтиләр үзләренең яңа статусына бик җитди карый икән. Моны мин курсларда да, Интернет-форумнардан да аңладым. Булачак әтиләр карындагы балаларының язмышында да мөһим роль уйнарга теләгәнен белдерә. Әмма ничек итеп? Күбесе моны белми. Бездән ярдәм кирәк. Ирем, үзе белепме, шул ук Интернеттан укыпмы, беренче көннән үк үзгәрде дә куйды. Ул әти булырга әзерләнә башлады. Беренче триместрда бик арый торганга әйләндем. Өйгә кайтам да диванга авам. Еш кына кичке ашны иремә үзенә әзерләргә туры килде. Моны ул уфтанмыйча, янына мине утыртып башкарды. Мин пешергән һәр ризыкны рәхмәт әйтеп ашады, бәйрәм итеп кабул итте – бу миңа көч өстәде!
Йөкле хатын-кыз үзе дә... балага әверелә башлый көйсезләнә, ярсып китә, еламсырый... Ирем моның сәбәбе гормоннарда икәнен аңлады, кискен сүзләремә игътибар итмичә, кочаклап юатты гына. Әтиләр! Йөкле хатын-кыз белән бәхәсләшергә, аның дәрәҗәсенә «төшеп» чебеннән фил ясарга кирәкми! Сезнең алдыгызда – үз халәтеннән үзе дә курыккан, булачак тулгаклар турында уйлап үзенә урын тапмаган кечкенә кыз бала. Сез хәзер аның өчен ир генә түгел, ата кеше дип тә әйтеп була. Сездән наз, игътибар, мәхәббәт кенә көтә ул. Әлбәттә, хатын-кыз да чынбарлыктан ерак китмәскә тиеш – убырлы карчыкка әверелеп, истерикалары белән якыннарын өркетү артык булыр.
Ирләр! Алдагы тугыз ай дәвамында баллы айда әйтелгән матур сүзләрдән дә матуррак сүзләр табарга тырышырга тиешсез. Ялгыш «Түгәрәгем!» дип кенә ычкындыра күрмәгез! Без үзгәргән тәнебездән хәзер болай да канәгать түгел, сезнең яратып кына әйтелгән сүзләр дә тискәре кабул ителергә мөмкин: «Әһә! Тазарганмын! Миннән көлә! Мин ошамыйм!» яисә: «Мин юан һәм ямьсез!» – дигән коточкыч уй мәңгегә башка кереп кунаклавы ихтимал. Сездән – комплиментлар һәм безне элеккедән дә гүзәлрәккә әверелгәнлеккә инандыру, бездән шуңа ышану һәм тынычлану.
Гомумән, супер ир булыр өчен күп «тиешләр» үтәлсен. Исемлеген диварга элеп куйсагыз, уңайлырак булыр.
Супер ир тиеш:
* хатыны белән сөйләшергә. Күп итеп сөйләшергә! Темалар – бихисап: табиб нәрсә дип әйткән, анализлар нәтиҗәсе нинди, организмга ни җитми, нәрсә ашалган, ничә мәртәбә баш әйләнгән, бала селкенгәнме, селкенсә, ничек итеп, селкенмәсә – нигә икән һ.б.;
* кич саен хатын белән саф һавада йөрергә;
* өйдәге эшләрнең бер өлешен үз җилкәңгә алырга, һич югы ул эшләрне бергәләп башкарырга;
* кирәк вакытта аптекага чыгып йөгерергә;
* йөклелек, бала тәрбияләү турында китаплар укырга;
* хатынның ничәнче атнада булганын белеп торырга;
* бала әйберләрен алырга дип бергә кибеткә чыгарга һәм бу эштә чын кызыксыну белдерергә;
* акча эшләргә;
* курсларның бер генә дәресенә булса да барып кайтырга;
* бала тәрбияләү, үстерү турында фикер алышырга – бала кайда йоклаячак, кайсы спорт секциясенә йөриячәк (әлбәттә, сез уйлаганча булмаска да мөмкин, иң мөһиме, фикерегезне белдерү!);
* тозлы, майлыны ашатмаска. Хатын алдында да тәмләп ашамаска!
* аякка, билгә массаж ясарга;
* тулгак башланганда, хатынының өй буенча чабып, «соңгы эшләрен генә төгәлләвен» – үтүкләү, юу, себерүләрне туктатырга;
* төнге йокыларны калдырып, елаган баланы бүлмә буйлап күтәреп йөртергә әзер булырга, бу турыда әйтеп хатынын тынычландырырга;
* эштән соң туп-туры өйгә кайтырга.
* бәби табу йортына ничек итеп баруыгызны алдан уйлап куярга.
Хәер, моның белән исемлек тәмамланмый... (Исемлектә буш урын калдырыгыз – хатыныгыз өстәп торыр.)
Бала табу вакыты килеп җиткәч, гаилә алдында тагын бер сорау килеп баса – баланы әтисе белән бергә табаргамы, әллә бу адымга бармаскамы? Чит илдә, мисал өчен АКШта, әти кешенең бала табу бүлмәсендә хатынына ярдәм итүе турында сүз дә бармый. Ул анда керә – шуның белән шул. Һич югы, әнисе яки дус кызы кертелә. Без әле моңа киләбез генә. Кайбер танышлар исә: «Ир-ат булганда табиб, акушерка үзләрен тупас тотмый, нәзакәтлек күрсәтә, – диләр. – Үз күзләре белән баласының тууын күргән әтиләр ул балага тагын да ныграк бәйлелектә була». Ә берсе: «Авыр халәттә, ямьсез кыяфәттә күргәннән соң ирем миңа байтак вакыт хатын-кызга карагандай карый алмады...» – диде.
Бу сорауны миңа да еш бирәләр: «Бергә табасызмы?» Юк. Иң элек, ир кеше мондый адымга барыр алдыннан хатыны белән бергә курсларга йөрергә тиеш – бала табу табигатен аңларга, нечкәлекләрен белергә кирәк. Бөтен өйрәнгәннәре башыннан очып беткән хатынына тулгак вакытында ничек дөрес сулыш алырга әйтеп торган ир генә файда китерә.
Ирләр, әзер булыгыз, бала тугач, әни кеше баштанаяк аның дөньясына чумачак. Тора-бара баласыз башкалар белән нәрсә турында һәм ничек итеп сөйләшергә кирәк икәнен онытыр, хәтта дөнья проблемаларыннан читләшер, яңалыклардан бөтенләй хәбәрдар булмас... Моңа юл куймагыз!
Хатыныгызның кызыксыз кешегә әверелмәве сездән дә тора – сәясәт, икътисад, экология, яңа чыккан китаплар, куелган спектакльләр турында сөйләшегез!
«Тиеш-тиеш! Нигә мин генә тиеш!» – дип уфтанырга ашыкмагыз! Аңа карата булган мөнәсәбәтегезне ул мәңгегә хәтерендә калдырачак. Яратуыгызны, кайгыртучанлыгыгызны тойган хатыныгыз сезгә мең рәхмәтле булыр... Һәм, кем белә, бәлки төн уртасында әфлисун кирәк дип, кибеткә җибәрмәс – кызганып куяр?..
Фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.