"Хөрмәтле редакция! Дүрт яшьлек оныкчыгым еш авырый. Салкын тидеме, борыны тыгыла, температурасы күтәрелә. Аннан тамак төбе кызарып чыга. Әнисе ниләр генә эшләп карамый. Борынына алоэ согы да тамыза, табиблар кушканча “Гексорал” да, чөгендер суы да сала, тик файдасы гына тими. Аптырагач, борын, тамак, колак авыруы табибларына алып бардык. Ә табиб шундук “аденоид” дигән диагноз куйды, аны алдырырга, диде. Без куркабыз. Бәләкәй бит әле. Ни дисәң дә, операция ич инде ул. Операция вакытында баланың кулларын бинт белән бәйлиләр дип ишеттек. Дөресме шул? Болай итеп, балага гомерлек җәрәхәт ясамабызмы? Аны алдырмыйча гына котылып булмыймы? Ул үзеннән-үзе бетмиме?
Әнисә ЗАКИРОВА. Яшел Үзән районы.”
Сорауны
отоларинголог Халит АЛИМЕТОВка юлладык.
— Иң әүвәле аденоидның нидән гыйбарәт булуын ачыклап үтик. Югыйсә, кайбер ата-ана аның исемен ишетүгә үк коелып төшә. Аденоид — ул йоткылыктагы бадам сыман бизләрнең үсүеннән барлыкка килгән гап-гади шеш. Баланың беренче елында аңкау бизләре шикелле борын-йоткылык бизләре дә (аденоидлар) аның иммун системасын формалаштыруда әһәмиятле функция үтиләр. Аденоидлар аңкауның өске кырында (тыштан күренми) урнашкан. Кайвакыт алар (гадәттә, еш салкын тиюләр нәтиҗәсендә) үсә башлый. Шул тикле үсеп китә ки, хәтта Евстахий көпшәсен (ишетү каналы) тарайтуга китерә. Шуның аркасында балага борын аша сулау кыенлаша. Әлеге очракта без: “Балада аденоид”, — дибез. Ул күбрәк, хатта әйтелгәнчә, дүрт-биш яшьлек балаларда күзәтелә. Борын-йоткылык бизләренең зураюы баш бәласе түгел, бер дә курыкмагыз. Чөнки бала үскән саен, аның сулыш юллары да киңәя һәм аденоидлар инде аңа комачауламый башлый.
Әмма бу һәрвакыт та шулай эзсез үтә дигән сүз түгел әле. Әгәр дө зурайган бизләр борын аша сулауны кыенлаштыра икән, проблема туа. Игътибар! Балагыз гел авызы белән сулый, авызын һәрчак ачык тота. Сабыегызның йөзенә үзенчәлекле кыяфәт чыга. Төнлә бала гырлый, йокысы туймый. Шуңа күрә көндез тиз арый, көйсезләнә. Тавышы тыңкыш чыга, борыны тыгыла. Ә инде евстахий көпшәсе тыгылган очракта, ул начар ишетә. Урта колак ялкынсынуының еш күзәтелүе дә әлеге бизләрнең үсү нәтиҗәсе. Шунысын да онытмыйк: авыз аша сулагач, лайлалы тышча нык кибә һәм организм төрле чирләргә бик тиз бирешүчөн була.
Мондый очракта өти-әнигә нәрсә эшләргә, дисезме? Аденоидка каршы кискен чара кулланырга ярамый. Балагыз күбрәк авыз аша суласа, начар ишетсә, әгәр дә анда еш кына урта колак ялкынсынуы булса яисә башка тын юллары инфекциясе күзәтелсә, аны балалар отоларингологына күрсәтергә тәкъдим итәм. Операция кирәкме-юкмы, табиб үзе хәл итә. Ул берничә минут дәвам итә: борын-йоткылык бизе җирле яисә гомуми наркоз белән алына. Операциядән соң, ике сәгать үтүгә үк, бала үзен яхшы хис итә башлый.
фото:
https://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Элек аденоидларны "местный" наркоз белән алалар иде. Гомуми наркозның балага күпме зыян салганын ходай үзе генә беләдер. Наркоз белән эшләүгә күчеп хөрмәтле докторларыбыз үз эшләрен генә җиңеләйтте.
0
0