Логотип
Бала

​Балаларны тәрбияләүдә комачау иткән 10 гыйбарә



Кайбер ата-аналар уйламыйчарак сөйләшә. Кайнар баштан әйтелгән сүзләр безгә дә, балаларга да зыянга булырга мөмкин. Алар менә нинди гыйбарәләр ишетергә тиеш.  

«Моны ашама, тазарасың» 

Психологлар ризыкның файдалы үзенчәлекләрен ассызыкларга киңәш итә. Авырлык арту, бигрәк тә, ризыкның зыянлы якларын һәрвакыт әйтеп тору – балалар психикасына зыян салырга мөмкин, ди белгечләр. 

«Син – таза» 

Яшүсмердә үз тәненә карата тискәре мөнәсәбәтне бик тиз булдырып була. Алдын-артын уйламыйча, «син таза» дигән гөнаһсыз кисәтүләр, моңа, кызганыч, ярдәм генә итә.  

3. «Елама!» 

Балаларга эмоцияләрен чыгарырга мөмкинлек бирергә кирәк. Бервакытта да моны тыярга ярамый!  

4. «Бу – сафсата» 

Балаларның үз бәяләрен төшерү бик җиңел, алар аны авыр кичерә. Әлеге гыйбарәне әйтеп, бернигә ирешмисез, ә бары тик баланың «әнигә барыбыр икән» дигән фикерен генә ныгытасыз.  

 5. «Сиңа ялкаулык комачау итә» 

Бер кешенең дә ялкау буласы килми, үзен ялкауга санамый да. Шуңа күрә  әлеге темага кисәтү ясауны балалар авыр кабул итә.  

6. «Ник йөз кат әйттерәсең» 

Кабатлыйсыз, чөнки мөгамәлә дөрес төзелмәгән. Балаларның тыңлау сәләте бик сайлаучан. Шуңа күрә алар кабатлауны, кычкыруны кабул итә алмый.  

7. «Бала булма инде» 

 Бала үзен үз яшеннән кечерәкләр кебек тота башлый икән, димәк, курыккан, борчыла яки үзен бик уңайсыз хис итә.  

 8. «Син мине борчыйсың» 

Бик күңелсез, җан өшеткеч гыйбарә. Бала сезнең хисләрегез өчен үзен гаепле итеп хис итә икән, аңа тагын да начаррак булачак. 

9. «Болай эшләмә» 

Баш мие бик еш кына бойрыкны кабул итә алмый. Шуңа күрә мондый гыйбарәләр әйткәнче, дөрес итеп эшләп күрсәтергә кирәк.  

10. «Мин әйткәнчә эшлә» 

 Балага ни өчен сез әйткәнчә эшләргә кирәклеген аңлату хәерлерәк, ул бит эт түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар