Безне борчыган сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.
– Безнең халык моны гадәт дип күрә: хатынга күл күтәрү – тиеш, ди. Дин дә моңа өйрәтә, дип кайбер кешеләр бу ялгыш фикерне дәвам итәләр. Кайбер хатын-кызлар да шуны уйлап, сабыр итәләр.
Пәйгамбәребездән: «Хатыныбызга кул күтәрергә ярыймы?» – дип сорагач, ул «ярый» дип җавап бирә. Әмма шунда ук дәвам итә: «Кулыбызга мисбах алып (теш чистарта торган щетка), менә шуның белән генә кыйнарга ярый», – ди. Бармак юанлыгы щетка белән бер-берегезне кыйнашуны күз алдына китерегез әле! Ягъни монда кыйнау максаты юк. Рәсүлебез кыйнау турында әйтми – кыйнауга ишарә турында гына сүз бара монда. Динебездә хатын-кызга кул күтәрергә ярамый. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне мондый хата-гөнаһтан сакласын иде.
– Киленне нинди милләттән алабыз, оныкларыбыз шул милләттән булыр.
Шуны онытмыйк: әгәр ул чит милләттән икән, ул аларны чит милләт гореф-гадәтләренә, чит милләт теленә, чит милләт әдәбиятына өйрәтәчәк. Чөнки улыбызның моңа вакыты булмас: ул эштә, ул чаба, ул дөнья куа... Шул никахка риза булгач, без аны дөрес итеп аңларга тиешбез: киленебез тәрбия бирүче, киленебез – мәдрәсә. Киленебез баласын имезгән вакытта да үз сөте белән аңа үз телен, үз динен, үз халкының әдәбиятына-сәнгатенә мәхәббәтен салачак.
– Без намаз укый торган урында алдыбызда көзге яки сурәтебез чагыла торган башка нәрсә булу ярамый. Сез дә хәтерлисездер, әниләребез, әбиләребез хәтта телевизор яңа чыккан вакытта аның өстенә каплап куялар иде. Бездә көзне кебек нәрсәләрдән курку бар иде.
Намазны көзгегә яки телевизорга (анда минем сүрәтем күренә) карап укымагыз. Намаз укый торган урында алдыбызда рәсем дә булмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк