Логотип
Дин

«Улым һаман өйләнми...»

«Улым бик шикчел, шуңа күрә һаман да өйләнмичә йөри. Кызлар сайлауда да тәвәккәлли алмый шул. Ләкин аңлыйм, шикле кеше – чирле кеше бит ул. Улыма ничек итеп ярдәм итеп була икән?»

Бу сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.

– Әгәр без элек никахны 20 яшьлек егет-кызларга укысак, хәзер күбрәк 30-40 яшьлекләргә укыйбыз. Һәм бу аларның беренче никахлары. Никах, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән укыла. Кайчак никах вакыты җитә, аны беребез дә белмибез. Әмма сиңа тиеш ризык тешне сындырып керә диләр бит. Шуңа күрә улыгыз үзе дә сизмичә калыр – өйләнер дә куяр. Әниләрнең балаларына кылган догалары кабул була, сез дә әни кеше буларак кулларыгызны күтәреп Аллаһы Тәгаләдән сорагыз, төнлә тәхәддҗүд намазларына басып: «Ярабби, балама хәерле пар бир!» – дога кылыгыз. Аллаһы Тәгаләгә ихлас догаларыгызны ишетмичә калмас, иншалла.

Өйләнәсе килгән егетләр өчен биш киңәш бирәсем килә.

Иң беренчедән, кызны без күз белән сайлыйбыз. Рәсүлебез дә  матурлык турында әйтә. Әмма ул динле дә, сезгә ошый торган кыз да булсын. 

Икенчедән, аның әти-әниләрен, әби-бабайларын карагыз. Гомумән, шәҗәрәсен карап чыксагыз да зыяны булмас. Шәҗәрә бик күп нәрсәне аңлата: әти-әнисе гаиләдә үзләрен ничек торалар, бер-берсе белән ничек аралашалар... Сез бу вакыт бөтен яктан үзегезнең булачак гаиләгезне күрәсез – телисезме-юкмы, булачак гаиләгез шундый булачак. 

Өченчедән, утырып сөйләшегез. Нинди сорауларыгыз бар, мәсәлән, әти-әниләргә бергә барып йөрерсезме-юкмы, балаларыгыз булырмы-юкмы, хатыныгыз эшләрме-юкмы... Ике яклап әти-әниләрегез янында бергә утырып, булачак хатыныгыз белән менә шундый сорауларга җавап эзләгез. Һәм ул җавапларны, әйе, яки юк дип, кәгазьгә язып чыгыгыз. Соңыннан өч копия ясагыз: аның берсе – сезнең әти-әниләрдә, икенчесе – аның әти-әниләрендә саклансын. Ә өченчесен үзегезнең суыткычка ябыштырып куегыз. 

Дүртенчедән, карагыз: кыз үзен сезнең янәшәдә түгел, ә башкалар янында, төрле урыннарда ничек тота. Мәсәлән, сез бергә кафега бардыгыз. Ул анда кешеләр, сезгә хезмәт күрсәтүче официантлар белән үзен ничек тота, ничек аралаша, ничек сөйләшә... 

Бишенчесе – ул сезнең булачак балаларыгызның әнисе. Ул балаларыгызны ничек карар, ничек тәрбияләр, аларга нәрсә укыр – өйләнешкәнче сезнең бу сорауларыгызга җавабыгыз булырга тиеш. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар