«Тиздән – август аенда бердәнбер кызыбызның туе. Инде яз көне үк сорарга килделәр, никах, туй көннәрен дә шул вакыт ук сөйләшеп, алдан билгеләгән идек. .
Үткән атнада күрше подъездда торучы бер олырак апа белән сөйләшеп киттек, августта кызыбызны кияүгә бирергә җыенуыбызны белгәч: «Сәфәр аена туры килә икән... Бик әйбәт түгел инде, бу айда андый зур эшкә тотынмыйлар иде элек», – диде.
Шуннан бирле бөтен тынычлыгым качты.
Туйны күчерә торган да түгел бит. Үзебез теләгән хәзрәт, ресторан, алып баручылар, артистларны – барысын да көчкә бер көнгә туры китергән идек. Балаларга бу хакта әйтергә дә йөрәгем җитми, ә үзем шундый борчылам».
Укучыбыздан килгән бу сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә.
– Сәфәр ае – башка айлар кебек үк гадәти ай. Бу ай белән бәйле булган ышанулар, хорафатлар, юрамаларның берсенә дә диндә дәлил юк. Гомумән, сәфәр ае башка айлардан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Шуңа күрә бу ышануларның берсенә дә нигез юк.
Димәк, барысын да эшләргә ярый. Сәфәргә чыгарга ярамый дигән сүз дә хак түгел – каядыр сәфәр кылу рөхсәт ителә. Өйләнү (никах укыту) яки бу айда яңа эш башлау өчен дә бернинди киртәләр юк. Бу эшләрнең уңышы бернинди айга да бәйле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк