Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНОВ җавап бирә...
Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНОВ җавап бирә.
Күз тию күренешен ничек аңлатасыз?
Мин үземчә авыруларны өчкә бүләм. Тән белән бәйле авырулар, курку, артык борчылу сәбәпле барлыкка килгән җан авырулары һәм рухи авырулар. Күз тию һәм сихер-бозымны менә шул рухи авыруларга кертәм. Мөхәммәд пәйгамбәрнең күз тию хакында әйткән бер сүзе бар: «Күз тию ул хактыр, йөгереп йөри торган бияне дә казанга кертер», – дигән. Чыннан да, кайбер каты күзле кешеләр бар. Аларның күзләреннән билгеле бер дулкыннар (вибрация) пәйда була. Ул дулкыннар берәр кешегә яки балага барып ирешә икән – аның тормышында чирләр, авырлыклар барлыкка килә.
Үзеңә күз тигәнне каян белергә?
Кайвакыт кешеләр авырып китә. Төрле табибларга да мөрәҗәгать итәләр. Әмма медицина ярдәм итә алмый, кеше өметсезлеккә, төрле шикләргә бирелә башлый. Яки гөрләп барган эшләре көннәрдән бер көнне уңышсызлыклар гына китереп чыгара, тырышлык куйганда да җайланмый, гаилә тормышында таркаулыклар башлана... Мондый вакытта дога уку (яки белгән кешедән укыту) файдага булырга мөмкин.
Күз тиюдән ничек арынырга?
Күз тиюдән арындыра, чистарта, саклый торган бик күп догаларны киңәш итә динебез. Шулай ук дин күрсәткән чистарыну ысуллары бар – Коръән аятьләрен, догаларны суга укып, шул суны эчү һәм шуның белән юыну. Догалы су белән коену – тәҗрибә аркылы расланган бер дини нәсыйхәт.
Күз тиюдән сакланып калып буламы?
Тән чирләре белән авырмас өчен, кешенең иммунитеты көчле булырга тиеш, диләр. Аның өчен табиблар дөрес тукланырга, стресстан сакланырга киңәш итә. Сулаган һавабыз, эчкән суыбыз да чиста булырга тиеш. Боларга әле физик эшне дә өстәргә була. Шуның кебек үк, кешенең рухи иммунитеты да югары булырга тиеш. Рухи чирләрдән сакланыр өчен, кешегә һәрвакыт уңай фикердә булу зарур. Күңелдәге хөсетлек, тәкәбберлек, башкаларны кимсетү уйлары безнең күңелебезне какшата, рухи чирләр килеп чыгуга сәбәп була. Кеше үзенең күңелен чиста тота, ашаган ризыгы – хәләл, «бисмилла»лы, өенә кергәндә-чыкканда догалы булып йөри икән – андый кешегә күз авырлык белән генә тия. Дөресрәге, күз тими дияргә дә була.
Балаларны (кайвакыт үзебезне дә!) төрле бөтиләр, күз формасындагы сувенирлар ярдәмендә сакларга тырышабыз. Боларның файдасы бармы?
Алда әйтелгәнчә, ата-ана баласын күз тиюдән саклап калырга теләсә, хәләл азык белән ризыкландырырга тиеш. Имезгән вакытта догалар уку, зекер итеп ашату баланың рухи иммунитетын арттыра. Ә инде бала авырып китеп, табиблар ул авыруга дәва таба алмаса, әлбәттә, аңа дога укырга, белгән кешедән өшкертергә ашыгырга кирәк. Суга, тозга, бала ашый торган ризыкка догалар укыйлар гадәттә. Догалы су белән коендыралар. Чыннан да күз тигән булса, бала тиз арада тынычланыр, аңа шифа килер. Миләш ботагын кесәдә йөртү, күз формасындагы төймәләр тагу да очрый. Алар барысы да ниндидер тормыш тәҗрибәсе аркылы килеп чыккан ышанулар. Әмма дин бу әйберләргә уңай карамый. Боларны куллану урынына дога белән шифалану һәм саклану киңәш ителә. Дога язып, шул кәгазьне бала янына кую да бар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын шәкертләреннән берсе – ибне Гомәр бик еш кына балаларны күзгә күренмәгән дулкыннардан (күз тиюдән), шайтаннардан саклар өчен Коръәннән аятьләр язып, шуны балалар янына куйдыра торган булган, диләр. Догалы язу балаларны да, олы кешеләрне дә саклый, доганың һәркемгә бәрәкәте бар, тәэсире көчле икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
2
Ул индивидуально ошкерэ торган абзыйлар куп пкча каермамалар яхшы булып иде...
0
0