Логотип
Күңелеңә җыйма

Тулышкан алма 6

Гөлшат кич җитүен түземсезләнеп көтә торган булды. Ул үз халәтен аңламады – спортзалга спорт белән шөгыльләнер өчен ашкындымы әллә атлет гәүдәле, кара бөдрә чәчле, кара күзле чибәр тренерны күрер өчен килдеме?

Тренер Гөлшатның күзләренә туры карап сөйләште – аның күзләрендә ниндидер эчке бер җылылык, ихласлылык бар иде.

– Мин тренерлык эшендә 5 ел эшлим, әлегә кадәр зарланучылар булмады. Киресенчә, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да спорт белән шөгыльләнергә бик теләп килә. Беренче көннәрдә бик авыр тоелса да, тора-бара ияләшәләр, тормышларын спорттан башка күз алдына да китермиләр. Сезнең моңа кадәр спортзалга йөргәнегез, шәхси тренер белән шөгыльләнгәнегез булдымы? – дип сорады Алмаз.

– Минем бүген беренче килүем, – дип җавап бирде Гөлшат.

Хатын каршысында басып торган атлет гәүдәле, мускуллары уйнап торган егет каршында үзен уңайсыз хис итте. Спортзалда тренажерларда шөгыльләнгән, тиргә батып гер күтәргән  сыгылмалы гәүдәле, матур фигуралы кызлар янында үзен аккошлар янына адашып килеп эләккән йолкыш үрдәк бәбкәсе итеп хис итте. Аңа карап көләләрдер, бу җүләр хатын безнең янда нәрсә югаткан, дип әйтәләрдер кебек тоелды.

Гөлшатның кисәк спортзалдан чыгып китәсе, урамнарда адашып югаласы килеп китте.

Тренер егет аның уйларын укыган шикелле:

– Бер дә борчылмагыз. Беренче тапкыр спортзалга аяк баскан кешеләр гадәттә югалып кала, әмма бу вакытлыча. Бу этапны узгач, монда очып килә башлаячаксыз әле, – диде.

– Минем барып чыгар дип уйлыйсызмы? Миңа 50 яшь инде, яшьлек узган,  ике ел элек 52 килограмм торган гәүдәм авырлыгы 75 килограммга басты! Диеталар да ярдәм итми, тазара гына барам бугай... Тырышсам да ябыга алмыйм.

– Диета белән генә чикләнергә ярамый, дөрес туклану кирәк. Ашаган ризык рационы аксымга, углеводларга, файдалы витаминнарга бай булырга тиеш. Физик күнегүләр булмаганда бер диета белән генә тиешле массаны саклап булмый. Ризык турында аерым сөйләшербез әле, кирәкле рацион белән менюны да төзербез. Иң мөһиме – теләк кирәк. Җиңел күнегүләрдән башларбыз. Без барысын да булдырачакбыз, – дип елмайды тренер.

Алмаз Гөлшатка карата бик игътибарлы булды. Беренче күнекмәләргә керешер алдыннан дөрес туклану буенча тагын берничә киңәш бирде, Гөлшатның буен, гәүдә авырлыгын үлчәп, дәфтәренә язып куйды.

– Мин клиентларның күрсәткечләрен махсус дәфтәргә теркәп барам. Безнең максат – артык авырлыктан котылу гына түгел, ә организмга авырлык китермичә сәламәт яшәү рәвешенә ирешү.

Көн артыннан көн узды. Спорзалга йөри башлагач, Гөлшат үзендә әйтеп аңлата алмаслык җиңеллек тойды: эштән арып килсә дә, спорт аның икенче сулышын ачты: тренажерларда шөгыльләнгән вакытта башын урап алган авыр уйлар юкка чыга, күңеле рәхәтлек тоя. Беренче көннәрдә тән авыртса да, соңрак организм күнекте. Алмаз аның һәр хәрәкәтен күзәтте, ялгышса, төзәтте, кирәк вакытта мактады.

– Молодец, менә хәзер дөрес эшлисең! – дип күңелен күтәрде.

Гөлшат кич җитүен түземсезләнеп көтә торган булды. Ул үз халәтен аңламады – спортзалга спорт белән шөгыльләнер өчен ашкындымы әллә атлет гәүдәле, кара бөдрә чәчле, кара күзле чибәр тренерны күрер өчен килдеме?

Ярты ел эчендә Гөлшат танымаслык булып үзгәрде: аның гәүдәсе элеккеге авырлыкка кайтты. Соңгы вакытта кигән киемнәр зурайды, тулысы белән гардеробын алыштырырга туры килде.

Тренер белән атнага өч тапкыр шөгыльләнде. Күнегүләр эшләгән арада шаярып алырга да вакыт таптылар, төрле темаларга сөйләшергә дә өлгерделәр. Алмаз үзе авыл егете икән, физкультура, спорт институын тәмамлагач шәһәрдә эшкә калган – тренерлык эшенә керешкән. Үзе профессионал спортчы, бокс буенча беренче разряды бар икән. Алмаз Гөлшаттан 10 яшькә яшьрәк булса да, җитдилеге, дөньяга карашы белән күңелне яулый белә. Үзләре дә сизмәстән көннән-көн бер-берсенә тартыла бардылар.

Беркөнне тренировкадан соң Алмаз Гөлшатка көтелмәгән тәкъдим ясады:

– Бүген сине кафега чакырсам, каршы килмәссеңме?

Гөлшатның бу сүзләрдән башы әйләнеп китте, йөрәге еш-еш тибә башлады.

– Ярый, мин риза, – диде ул, дулкынлануын сиздермәскә тырышып.

Алар кергән кафе җылы, якты иде. Официант егет өстәлгә ясмин чәе белән тәмле француз десерты китереп куйды. Кафе тәрәзәсе артында көзге манзара: алмагачның кызарып пешкән алмалары җилдә чайкалып утыра.

– Шәһәрдә дә алмалар кызарып пешә, җыеп алырга ашыгучы юк, – диде Алмаз.

– Алма яраткан хуҗа табылыр, – дип куйды шулчак Гөлшат.

Икесе дә бер-берсенә тирән итеп карап куйдылар. Гөлшат кызарып куйды, сүз әйтерсең көзге алмагач турында түгел, Гөлшат турында иде. Ул да бит үзен кайчагында тулышкан алма белән чагыштыра, тик алмагачын карап, тәрбияләп торучы хуҗасын гына очрата алмый.

Алар җиңел генә сөйләшеп киттеләр – аралашу спортзалда булмагач, гади, ихласлык белән барды. Алмаз спорт, сәяхәт, тормышы хакында сөйләде, Гөлшат исә рәхәтләнеп тыңлады.

Алар вакытның үткәнен сизми дә калдылар. Күз карашлары белән очрашкан саен, Гөлшатның йөрәге ешрак типте.

Шул кичтән соң мондый утырулар алар өчен гадәткә кереп китте, кафедан соң кайчак парк буйлап йөрделәр, кинога бардылар.

Ә бер кичне Алмаз Гөлшатның кулыннан алды да:

– Мин сине беренче көннән үк ошаттым. Беләсеңме, синдә ниндидер нур бар.

Гөлшатның сулышы кысылып китте. Йөрәктәге хисләре ташып чыкты, ләкин ул үзен тыярга тырышты.

– Алмаз, син миннән ун яшькә яшь бит... Безнең арада мәхәббәт булуы мөмкин түгел, – диде ул пышылдап.

– Яшь бит сан гына, – дип җавап бирде егет. – Мин сине йөрәгем белән яраттым.

Бу сөйләшүдән соң Гөлшатның башы буталды. Икенче көнне ул спортзалга бармады, телефонны алмый башлады. «Юк, болай булмый. Мин акыллы булырга тиеш», – дип кабатлады ул үз-үзенә.

Ләкин өченче кичтә ишеккә кемдер шакыды. Ишек артында Алмаз – кулында нәни чәчәк бәйләме, күзләрендә – сагыш.

– Син ник югалдың, Гөлшат? Мин сине сагындым, – диде ул, калтыранган тавыш белән.

Хатынның йөрәге кысылып куйды.

– Безнең арада чик булырга тиеш, Алмаз. Халык нәрсә дияр?

– Халык дөньясы һәрчак сөйләр, Гөлшат. Әмма йөрәккә кем хуҗа? Мин сине яратам, һәм син моны беләсең.

Алмаз аны кочаклады. Гөлшат башын егетнең күкрәгенә салды, шул мизгелдә аның бөтен куркуы таралды, күңеленә тынычлык иңде.

Гөлшат яңадан яшәрде: күзләрендә нур, йөзе яктырып китте. Клиентлары да бу халәтен сизеп:

– Гөлшат, син үзгәргәнсең, матурлангансың! – диделәр.

Алмаз аны гаиләсе белән таныштырды. Әнисе, башта аптыраса да, соңыннан елмаеп әйтте:
– Мәхәббәт – Аллаһы Тәгалә бүләге. Әгәр сез бәхетле икән, калганнарның сүзе җил генә.

Көзнең җылы кичләрендә алар кабат паркта йөрде. Агачларның яфраклары алтын төскә кергән, һавада баллы хуш ис таралган.

– Беләсеңме, – диде Гөлшат, туктап. – Мин сине очраткач, үземне яңадан таптым кебек.
– Ә мин сине очраткач, беренче тапкыр чын яратуның нинди икәнен аңладым, – дип җавап бирде Алмаз.

Егет Гөлшатның иңнәреннән кочып, иреннәренә үрелде. Бу мизгелдә бар дөнья тынды кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар