Изге Рамазан аеның төгәлләнүенә ике генә көн калып бара. Рамазан аеның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар.
Изге Рамазан аеның төгәлләнүенә ике генә көн калып бара. Рамазан аеның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар.
Рамазанның 21нче көне бөтен ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне Расүл әкрам саләлләһү галәйһи вә сәллам үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән 365 потны, таш сыннарны чыгарттыра. Шулай итеп, Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганнарның җиңелүе, хакыйкатьнең җиңүе көне булып тора.
2015 елгы ураза җәйге вакытка туры килде: 17 июньнән 17 июльгәчә. Рамазан аеның беренче ун көнлеге – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре, икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көнлеге - җәһәннәм утыннан котылу дәвере. Җыеп әйткәндә, уразаның һәр көнендә бәрәкәт, нигъмәт бар. Бу айны мөмкин кадәр гыйбадәт белән, буш вакытта Коръән сүрәләре укып, дога һәм теләкләрдә уздыру күркәм санала.
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин: быел ул 200 сум күләмендә билгеләнде.
Шулай ук Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга мәҗбүри гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Голәмәләр шурасы фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килеште: шулай итеп, бер кешегә быел фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап – 100 сум, йөзем бәясенә карап – 500 сум. Кайсына бәйләп санарга икәнлеге фитыр сәдакасы түләүче ихтыярына калдырыла.
Ислам дине балигъ яшьтәге мөселманнарга, үзенең матди хәленә карап, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән елга бер тапкыр зәкят – мәҗбүри сәдака түләүне таләп итә. Быел Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы зәкят нисабын, алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә, 170 мең сум күләмендә билгеләде. Ягъни, мөселман кешесенең еллык кеременнән үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән соң да 170 мең сум акчасы сакланса, ул аның 2,5 процентын зәкяткә тотарга тиеш.
Мәгълүм булганча, зәкят авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык уңышыннан (10 процент) һәм сугарыла торган авыл һуҗалыгы продукциясеннән (5 процент) дә гөшер буларак мохтаҗларга бирелә. 40 баш мөгезле вак терлекнең – берсе һәм 30 баш мөгезле эре терлекнең берсе шулай ук зәкяткә тотылырга тиеш. Зәкят фәкыйрьләргә, төрле хәлләргә очрап бурычка кергәннәргә, Аллаһ юлында ислам кыйммәтләрен тарату белән шөгыльләнүче мөселманнарга, чит җирләрдә кыенлыкларга очрап туган ягына кайту өчен ярдәмгә мохтаҗларга һәм зәкят җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче дини оешмаларга тапшырыла.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк