Логотип
Дин

Казанда вайнах ифтары узды

Вайнах ифтары кунакчыл Татарстан җирендә халыклар дуслыгының чираттагы дәлиле булды.

Казанның «Эмиз» банкет залында вайнах ифтары узды. Чараны чечен һәм ингуш җәмәгатьчелеге оештырды. Вайнахлар – чеченнар белән ингушларны берләштерүче уртак атама, «безнең халык» дигән мәгънәне аңлата.
Мәҗлесне алып баручы Айрат Заһриев алып барды. Кичә Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары җыелучылар 1944 елның 23 февралендә Казакъстанга һәм Урта Азиягә депортацияләнгән чечен һәм ингуш халкы вәкилләренең рухларына дога кылды. Ярты миллионга якын кеше туган җиреннән куылган бу фаҗига – вайнах тарихының иң сагышлы битләренең берсе булып кала.
Ифтарга якынча 270 кунак чакырылган иде. Алар арасында Татарстан мөфтие урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин, мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, шулай ук татар, чечен, ингуш һәм башка милләт вәкилләре бар иде.
Кунакларны Чечен милли-мәдәни автономиясе «Вайнах» рәисе Сәлим Сусаев, Ингушетиянең Татарстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Әмир Хашиев һәм Чечен Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Эли Кагарбеков сәламләде.
Сәлим Сусаев җыелучыларга рәхмәт белдереп, Рамазан аеның кадерен искәртте:
– Аллаһ безгә шушы изге көннәрне күрергә насыйп итте. Уразаларыбызны, догаларыбызны, намазларыбызны кабул кылсын. Ялгышларыбыз булса, гафу итсен, – диде ул.
Ул шулай ук Рамазан көннәрендә вайнахларның ифтарга гына түгел, ә депортация корбаннарын искә алу өчен дә җыелуын билгеләп үтте. Оештыручыларга, табын әзерләүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде, Татарстан җиренә иминлек һәм бәрәкәт теләде.
Чарада чыгыш ясаган Ренат Вәлиуллин Рамазан аеның рухи мәгънәсенә тукталды:
– Без бу айны ел буе көтеп алабыз. Ул – ризык-судан тыелу гына түгел, ә күңелне пакьләү вакыты да. Ураза тотучыны ашаткан кешегә дә шул ук савап язылыр, диелгән. Бүгенге очрашу – безнең дуслыкны, бердәмлекне күрсәтә торган матур үрнәк. Биредә төрле милләт, хәтта төрле конфессия вәкилләре дә бар. Без барыбыз да – Татарстанның, Россиянең бердәм халкы, – диде ул.
Вайнах ифтары милли традицияләрне, тарихи хәтерне һәм рухи кыйммәтләрне берләштергән җылы очрашуга әверелде. Чара кунакчыл Татарстан җирендә халыклар дуслыгының чираттагы дәлиле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар