Логотип
Дин

Казанда ун мәйданда – бер рух: хәйрия ифтарлары

Ун еллык юбилеен билгеләгән Fashion Iftar проекты тагын бер кат исбатланды: игелек – сүздә генә түгел, гамәлдә булганда матур.

26 февраль көнне Казанның ун ноктасында хәйрия ифтары узды. Масштаблы чара Fashion Iftar проектының ун еллыгына багышланды. Ифтар узган мәйданчыклар арасында – «Умай», «Нескучный Сад», «Чинаякъ», «Ойла», «Сота», «Эмиз», «Мануфактура», Мәскәү базары, ֿ«Туган авылым» комплексы һәм «Dream Coffee» бар иде. Һәркайсында үзенә күрә җылылык, үз атмосферасы сизелде.

Әлеге башлангычны ун ел элек Җәннәт Мингазова гамәлгә куйган иде. Вакыт узу белән ул гади очрашудан җәмәгатьчелекне, бизнесны һәм иҗади мохитне берләштергән социаль хәрәкәткә әверелде.

Юбилей уңаеннан шәһәрнең танылган җәмәгать туклануы урыннары изге гамәлгә кушылды. Кайбер рестораннар бу кичтә ишекләрен тулысынча ифтар кунаклары өчен генә ачты, икенчеләре аерым заллар бүлеп бирде. Бер үк вакытта узган ифтарлар символик мәгънәгә ия булды: шәһәр җәмгыяте, эшмәкәрләр һәм гади казанлылар ярдәмләшү, игътибар һәм теләктәшлек кыйммәтләре тирәсендә берләште.

Ифтар хатын-кызлар өчен оештырылды. Кунаклар арасында ялгыз аналар, студент кызлар һәм авыр тормыш хәлендә калганнар бар иде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, төп максат – табын кору гына түгел, ә хөрмәт һәм ихласлык мохите тудыру. Кунакларны елмаеп каршы алдылар, матур итеп бизәлгән өстәлләр артына чакырдылар. Кич дәвамында җылы сүзләр яңгырады, догалар кылынды, күңелләр якынайды.

Мәҗлес барышында төрле кухня ризыклары тәкъдим ителде, әмма иң мөһиме – табындагы муллык түгел, ә күңелләрдәге якынлык булды. Күпләр өчен бу ифтар гади авыз ачу түгел, ә игътибар һәм ихтирам тою мизгеле булды.

Мәскәү базарында – игелекле ифтар: мода, мәдәният һәм мәрхәмәт бер мәйданда

Ифтар мәйданчыкларының берсе – яңартылган Мәскәү базарында аеруча җанлылык сизелде. Реконструкциядән соң ул заманча шәһәр киңлегенә әверелде: якты павильоннар, иркен заллар, уңайлы инфраструктура. Бүген ул – сәүдә урыны гына түгел, ә фестивальләр, иҗтимагый очрашулар һәм хәйрия чаралары уздыру өчен күп функцияле мәйданчык.
Мәскәү базарының арт-директоры Тәбрис Яруллин сүзләренә караганда, ифтарларны шәһәрнең төрле мәйданчыкларында бер үк вакытта үткәрү идеясе аларда баштан ук хуплау тапкан.

– Мәскәү базары үзе дә күптөрлелекне берләштергән урын. Шуңа күрә мондый формат безгә бик якын, – дип билгеләп үтте ул. – Бер үк кичтә шәһәрнең төрле нокталарында ифтар уздыру – ул җәмгыятьнең бердәмлеген күрсәтүче символик адым. Без бу тәкъдимне ихлас күңелдән кабул иттек.

Бу кичтә ифтар аеруча үзенчәлекле рухта оештырылган иде. Кунаклар Вьетнам, Һиндстан, Грузия кухняларыннан әзерләнгән ризыклар белән авыз ачты. Төрле мәдәниятләрнең тәме бер табында очрашты, бу исә кичәнең атмосферасына аерым ямь өстәде.

Өстәлләр бизәлеше дә игътибарны җәлеп итте. Алар гадәти чәчәкләр белән генә түгел, ә авыл рухын искә төшергән детальләр белән баетылган иде: кәбестә, суган бәйләмнәре, хәтта юкә мунчаласы да урын алган. 

Рамазан аеның рухи мәгънәсе һәр мизгелдә сизелде. Кешеләр рәхмәт сүзләре әйтте, изге теләкләр теләде. Күпләр өчен бу – күңелне яңарту, үзеңне җәмгыятьнең мөһим өлеше итеп тою мөмкинлеге булды.

Ун еллык юбилеен билгеләгән Fashion Iftar проекты тагын бер кат исбатланды: игелек – сүздә генә түгел, гамәлдә булганда матур. Мода, гастрономия һәм җәмәгать җаваплылыгы берләшкәндә, шәһәр тормышында чын мәгънәсендә якты вакыйга туа. Казан кебек күпмилләтле шәһәр өчен мондый чаралар – бердәмлекне ныгыту, мәрхәмәтлелекне арттыру һәм уртак кыйммәтләрне саклауның күркәм үрнәге.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар