Логотип
Дин

Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак

29 августта Казанда Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак, чара кысаларында бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы, вәгазьләр, иҗади чыгышлар һәм хаҗга ике юллама уйнату каралган.

29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Быел чара аеруча зур күләмдә, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә, Республика көне кысаларында оештырыла. Шәһәркүләм Мәүлидкә казанлылар һәм башкала кунаклары, барлык теләүчеләр чакырыла.

Мәүлид мәйданчыгы Иске Татар бистәсендә урнашачак

Чара Казанның Иске Татар бистәсендә, «Мәрҗани» мәчете каршында, Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Мәүлид программасы 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш 13:00 сәгатькә билгеләнгән.

Оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы әзерләгән. Быелгы Мәүлиднең иң истәлекле мизгелләренең берсе — мөселманнар арасында хаҗ кылуга ике юллама уйнату булачак.

Мәүлид бәйрәме уңаеннан журнлистлар белән очрашу
Фото: ДУМ РТ

Хаҗга ике юллама уйнатылачак

Узган елдан аермалы буларак, быел хаҗга юлламалар ике этапта уйнатылачак. Беренче этапта сәхнәдә үтә күренмәле барабан әйләндерелеп, аннан уникаль номерлар язылган 10 билет очраклы рәвештә алыначак.

Шушы билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина үткәреләчәк. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырылачак.

Театраль тамаша, вәгазьләр һәм иҗади чыгышлар

Мәүлид сәхнәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормышына һәм мирасına багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Халык арасында киң танылган татар хәзрәтләре вәгазьләр сөйләячәк, ә татарның танылган артистлары һәм иҗат коллективлары дини кануннарга туры китерелгән иҗади чыгышларын тәкъдим итәчәк.

Быелгы программадагы төп темаларның берсе — мөгаллимнәргә хөрмәт һәм гыйлем алу. Балалар өчен дә аерым викториналар оештырылачак, анда катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак. Мәүлид мәйданчыгында шулай ук Halal Market эшләячәк.

 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе тәмамлана

Шәһәркүләм Мәүлид кысаларында Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен дә тәмамлаячак.

Акция барышында Татарстанның аз керемле, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрендә тәрбияләнүче 150 беренче сыйныф баласына һәм өлкәнрәк яшьтәге укучыга Белем көне алдыннан букчалар һәм уку өчен кирәкле башка кирәк-яраклар тапшырылачак. Теләге булган һәркем акциягә кушыла ала. Ярдәмне zakyatrt.com сайты аша яки чарада күрсәтелгән QR-код ярдәмендә җибәрергә мөмкин.

Мәүлид бәйрәме уңаеннан журнлистлар белән очрашу
Фото: ДУМ РТ

«Мәрҗани» мәчетендә татар абыстайлары форумы узачак

Шәһәркүләм Мәүлид кысаларында «Мәрҗани» мәчетендә IV татар абыстайлары форумы да үткәрелә. Быелгы форум «Абыстай — тынычлык һәм татулыкны саклаучы: гореф-гадәтләр, гаилә, халыклар бердәмлеге» темасына багышлана. Форумның тантаналы ачылышы 9:00 сәгатьтә башлана.

Мәүлид ае 13 августта башлана

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе булган Рабигыль-әүвәл ае 2026 елның 13 августында кояш баю белән башлана һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Рабигыль-әүвәл ае Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай буларак мөселманнар өчен аеруча кадерле. «Мәүлид» сүзе гарәп теленнән «туу» дип тәрҗемә ителә, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүен аңлата.

Мәүлид кичәләрен һәм мәҗлесләрен Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү мөселманнар арасында күркәм традициягә әверелгән. Шул уңайдан Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә төрле чаралар оештырылачак.

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Мәүлид ае дәвамында һәр чәршәмбе көнне икенде намазыннан соң танылган татар хәзрәтләренең вәгазь кичәләре узачак. Киләсе атнада беренче вәгазьне Татарстан мөфтиятенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләячәк.

Мәүлид чаралары махсус хәрби операция зонасында да узачак

Мәүлид ае дәвамында Татарстан Диния нәзарәте хәзрәтләренең махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр илтүе һәм анда хәрбиләр катнашында Мәүлид кичәләре үткәрүе дә көтелә.

Шулай итеп, Рабигыль-әүвәл ае дәвамында Татарстанның төрле төбәкләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең күркәм тормыш юлын һәм әхлагын искә алу, гыйлем алу, үзара татулык һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлтелгән күпсанлы чаралар узачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар