Дингә яңа килгән, әле яулык бәйләргә икеләнеп торган кызларга нинди киңәшләр бирер идегез?
Бу сорауга беренче татар коучы Илүзә ӘМИНОВА җавап бирә.
– Яулык бәйләргә ният итү, яулык ябыну – ул бик могҗизалы вакыт. Аңа бик тиз генә, бер көндә генә килмисең, дөресрәге, аңа еллар буе киләсең. Минем яулык ябуыма әле бер ел гына. Ә намазлы булуыма – күптән. Ураза тотуыма исә 15–20 еллар – мин ураза аша намазларымны торгыздым. Аннан инде менә ипләп кенә яулыкка килдем.
Кемнәрнең күңелендә иманнары ныгый, кемнең күңелендә яулыкка мәхәббәт уяна, аларга менә нинди киңәш бирер идем: үзегезнең тирә-юнегездә инде күптән яулыклы, намазлы булган кызларны булдырыгыз.
Бу минем үзем өчен иң дөрес адымым булды.
Яулык ябарга уйлагач, аны япканда нинди күлмәкләр кияргә була дип кызыксына башладым. Кызганычка каршымы икән, әллә бәхеткәме, минем өчен тышкы кыяфәт беренче урында иде. Сәхнә кешесе бит... Ирем белән мәҗлесләр, кичәләр бик күп алып бардык. Мине иң борчыган әйбер – яулык япкач, тышкы кыяфәтнең матур калуы. Яулык япкач, киң күлмәкләр кигәч, әби кебек буласың, хатын-кыз нәфислеге югала дип уйлау бар бит. Күп кызлар да шулай диләр: «Илүзә, яулык бәйләр идем, картаям кебек хис итәм үземне», – диләр.
Менә миңа карагыз. Өстемдә – матур, нәфис күлмәк, башымда – затлы яулык һәм үземне бер дә карт итеп сизмим. Киресенчә, үземне тагын да нәзакәтле, затлы, нәфис, тагын да мөлаемлырак итеп тоям.
Әйткәнемчә, курка-курка ислам диненә беренче адымнарын атлаучы, яулык ябарга теләүчеләргә тирәлекләрен диндәге, яулыктагы кызлар белән баетуларын сорар идем. Хәзер мөселман кызлары оештырган мәҗлесләр, очрашулар, кичәләр күп. Үзем шулай беренче тапкыр хәйрия чарасына – Хәләл-фестка бардым. Күңелем шунда тартты. Мөслимәләр бик күп иде анда! Шунда танышкан кызлар белән аралаша башладым. Яулык ябуым да, исламга ныклап килүем дә, күңелемдә мөселман киемнәренә, яулыкка мәхәббәт уяну да шуннан соң булды.
Яулык миңа нәрсә бирдеме?
Ул миңа тынычлык бирде, үземә ышаныч бирде, хәтта ки дәрәҗә бирде, ул мине үстерде, Аллаһы Тәгалә белән бәйләнешемне ныгытты. Ул миңа бик күпне бирде! Нигә иртәрәк япмадым дип тә уйлыйм кайчак. Әмма вакыты җитмәгән булгандыр инде…
Яулык ябарга ниятләгән кызларга шуны әйтәсем килә – аларның адымы дөрес. Күңелдә шик, курку туса, күптән яулык япкан берәр кыз белән сөйләшеп алырга кирәк – бөтен икеләнүләр югалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк