Янган йорт нигезендә яңа йорт җиткезергә ярыймы?
Сорау: Йорт янганнан соң халыкта: «Бу урынга яңа йорт җиткезергә ярамый, кабат ут чыгу куркынычы бар», – дигән ышану йөри. Нигезне һичшиксез алыштырырга кирәк диләр.
Бу – гадәти бер ырым-шырым гынамы?
Дин бу мәсьәләгә ничек карый? Ярый яки ярамый дип өзеп кенә әйтеп буламы?
Бу сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә.
– Әлеге сорауга динебез җавап бирми. Динебездә «начар урын» яки «яхшы урын» дигән нәрсә юк. Дөрес, начар урыннар бар инде ул. Мәсәлән, элеккеге кавемнәр һәлак булган урыннар. Аның белән бәйле булмаса, әйткәнемчә, «начар урын» дигән төшенчә юк.
Күзәтүләрдән, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып карасак, андый урыннар булырга да мөмкин. Мәсәлән, янгын чыга торган, кеше яши алмый торган (ул нигездә гел авырыйлар яки бертөрле үлем белән үләләр), яки ул урында гел гауга, тавыш чыгып тора – тынычлык юк, шайтан ияләшкән була...
Дин мондый әйберне инкарь итми.
Димәк, халыкта шундый сүз йөри икән, күңел дә Аллаһы Тәгалә биргән хикмәт белән нидер сизенә икән, без моңа ышана алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк