Бу юл – һәркемнең үзенеке. Монда берәү дә икенчесен кабатламый. Кемдер аңа тормышының түгәрәклегенә, бөтенлегенә рәхмәт йөзеннән баса, икенчеләр – язмыш күтәрә алмастай булып тоелган сынауларын җибәргәч, өченчеләр... «Мин намазга ничек бастым» дигән яңа сәхифәгә хатларыгызны сез дә юллый аласыз. Бәлки, нәкъ менә сез язган юллар кемнеңдер күңеленә кагылыр, һәм ул беренче тапкыр кыйблага карап: «Илаһи ният кылдым...» – дип кабатлар...
Беркайчан беркемгә «юк» дип әйтә белми торган Әлфис һәм Ләйсирә гаиләсендә бик озак көткән сабый булып дөньяга килгәнмен. Әтиебез – зур гәүдәле (миңа шулай тоела иде!), «яшим» дип яшәүче: ул балалары, гаиләсе өчен җанын бирергә дә әзер иде. Китаплар укырга, балыкка йөрергә яратты – зур ихтыяр көченә ия кеше иде минем әтием. Ә әни – олы йөрәкле, артыгы белән йомшак, һәр сүзне, бөтен борчуны үз күңеле аша уздыра. Алтын куллы! Әнинең камыр ризыклары нинди тәмле икәнен барлык Сарман халкы белә, чөнки ул пешерә дә аны гел күчтәнәчкә тарата.
Мин әтиемнең әнисе сызган юлдан киттем – педагогика өлкәсен сайладым. Балалар бакчасында эшләү мине көн саен бала чагыма алып кайта. Сабыйларның «сагындык сезне», дип, йөгереп яныма керүләре, киңәш һәм ярдәм көтүләре, мең сорау яудыручы күзләре – юлымның дөрес икәнен күрсәтә, яшәргә көч бирә.
Туган төбәгемдә халык элек-электән ислам кануннарына буйсынып яши. Аллаһ кушканнарны үтәп, тыелганнардан тыелу, намаз уку, дога кылу, изге Рамазан аенда ураза тоту – боларның барысы да безнең якта балачактан ук сеңдерелә. Җәйге каникулларда дини лагерьлар, мәчеттә бушлай укулар оештырыла.
Әмма ни өчендер минем дини белемнәрем догалар ятлау белән генә чикләнеп калды. Әллә үз гаиләбездә намаз укучы булмаганга, бу саваплы һәм тиешле гамәлне күреп үсмәгәнгә, намаз укуны тиештер дип уйлау да юк иде. Тик күңелем белән дин юлына тартылу гына бар. Яулык бәйләп, озын күлмәк кигән кызларга һәрвакыт сокланып карадым... Еллар үтү белән догалар күбрәк ятланды, әкренләп уразаны да ун гына көн түгел, ай буе тота башладым, намаз уку теләге дә көннән көн артты. Ләкин, нишләптер, шул адым ясалмады. «Туган авылым» комплексында үткәрелгән «Хәләл маркет»ка бардым, Сәлах мәчетендә үткәрелүче «Минем беренче намазым» проектына да калдырмыйча йөрдем. Кечкенәдән спорт сөюче буларак, ислам динендә булган спортчыларның тормыш юллары турында укыдым, фильмнар карадым.
2021 елның 29 ноябрендә, аяз көнне яшен суккандай, тормышыбызны 360 градуска борган хәсрәт килде: көтмәгәндә әтиебез китеп барды... Мәрхүмнәргә бездән догадан кала берни кирәкмәгәнен белә идем. Шул көннән башлап намаз уку теләге тагын да көчәйде. Намаз укысам, аның артыннан әтием рухына дога кылсам, аның янәшәмдә булуын тоярмын сыман иде.
Шулай тәвәккәлли алмый йөргән чагым иде. 2022 елның декабрь ае, «Ел тәрбиячесе» конкурсына әзерләнәм. Чыгыш ясарга матур күлмәк алыйм дип, Альбина Фазлыева кибетенә бардым. Сатучы кыз миңа шунда намазлык бүләк итте. Юл буе уйлап кайттым: бу бит Аллаһтан бер зур бүләк һәм бер билге. Кемдер миңа: «Бүтән үзеңә акланулар эзләмә», дип әйтә төсле...
2023 елның Яңа ел ялларында – 27 яшемдә иртәнге намазны укый башладым. Рамазан аенда аңа тәравих намазы өстәлде, тагын ярты елдан ястү кушылды. Шул бер ел эчендә күпме үзгәрешләр сиздем! Әтием төшемә керә башлады. Тәрбияче вазыйфасыннан өлкән тәрбиячегә күтәрелдем.
Диндәге күпме кеше белән таныштым! Инде быел Рамазан аенда ахшам намазын да укый башладым. Биш вакыт намазымны укырга да күп калмагандыр.
Мине – бик көттереп кенә дөньяга аваз салган кызларын әти белән әни җил-давыл тидермичә иркәләп, ләкин шул ук вакытта акны карадан аерырга өйрәтеп, нәрсәнең ярый-ярамавын аңлатып үстерде. Сеңлем белән миңа: «Кешегә ярдәм итәргә тырышыгыз», – диделәр. Үзләре дә шулай яшәде. Бик күп вакытлары, хәтта бердәнбер ял көннәре дә башкаларга ярдәм итеп үтә иде аларның: әни кемгәдер морҗа агартырга бара, ә әти шул ук вакытта ул кешенең җирен казый, нәрсәдер төзәтә... Еллар үткәч кенә аңладык: алар моны бары тик Аллаһ ризалыгы өчен эшләгән.
Тора-бара мин дә хәйрия юлына тартылдым. Моны күңелем таләп итә! Ә мохтаҗлар тирә-юньдә шундый күп икән... 178 нче балалар бакчасы белән төрле ярминкәләр ясап, җыелган акчаны балалар һәм картлар йортларына, приютларга тапшырабыз. Бакчабызда Рамазан аенда ифтарлар оештыру да даими чарага әйләнеп бара. Шөкер, бездә азан тавышы яңгырый, тәравих намазлары укыла – бу да киләсе буынны тәрбияләүнең бер зур өлеше.
Намаз күңел халәтен дә үзгәртә ала икән: күңелсез вакыйгаларны тизрәк җиңеп чыгасың. Догалар кешенең күңелен дәвалаудан тыш, аңа яшәргә көч һәм дәрт бирә – моңа үз мисалымда инандым.
Айгөл БӘХТЕГӘРӘЕВА.
Казан.
Фото: Юлия Калинина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк