Логотип
Дин

Дин – киемдә түгел, күңелдә

Ничек кешегә, беренче чиратта, диннең киемдә түгел, ә күңелдә булуының мөһимлеген аңлатырга?

Әлфия ШАҺИЕВА әзерләде

 
Шушы сорауга «Алтаң» мәчетенең имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавап бирә. 
– Дин юлына басканда, ирнең башына түбәтәй киюе (яшьләргә анысын да кидертә алмыйбыз әле), хатын-кызның кибеттән озын күлмәк сатып алуы бик яхшы күренеш. Әмма бу иманлы тормыш юлының башы һәм иң ансаты. Алга таба кешенең үз холкын төзәтүе, дин кушканча әдәбен төзүе мең мәртәбә мәшәкатьлерәк һәм моңа күпләрнең бөтен гомерләре дә җитми кала. 

Бала мәктәпкә беренче сыйныфка аяк басканда, мәктәп аннан махсус форма таләп итә. Әмма укучы мәктәп формасы киеп кенә мәктәпнең 11 еллык программасын үзләшерде дип әйтеп буламы? Әйе, сынаулар алда икән әле. Менә монда да үзеңнең наданлыгың, тәкәббер нәфесең, ялкаулыгың белән көрәш алда әле.

Хәтере яхшы булган кешегә намаз тәртипләрен өйрәнү, гарәп әлифбасының 28 хәрефен ятлап, Коръәнне иҗекли башлау өчен 2-3 ай вакыт җитә. Әмма, үзеңнең күңелеңне пакьләу,  әхлагыңны төзәтү гомерең буе дәвам итә һәм кешедән зур җиһад таләп итә. Пәйгамбәребез: «Чын җиһад кылучы (сугышчы) – үз нәфесе белән җиһад кылучы», – дигән. Аллаһыга гыйбадәт тә (намаз, ураза, хаҗ мәсьәләләре) кайчак кешегә җиңелрәк бирелә кебек. 
Беренчедән, Аллаһы Тәгалә бер генә һәм Аның бездән нәрсә таләп итүе аңлашыла. Икенчедән, Ул Рәхимле һәм Гафу итүче. Нәрсәнедер дөрес эшләмәсәк тә, Аның ярлыкавын сорыйбыз. 

Ә әхлак мәсьәләсе ни өчен катлаулырак? Чөнки ул синең бөтен кешеләр белән булган мөнәсәбәтеңне төзергә ярдәм итә. Ә кешеләр күп, бөтенесенә дә ярап бетү авыр.

...Бер мөселман егетенең әти-әнисе яшь чакларда аерылышканнар, аралары әле дә эт белән мәче кебек. Уллары дин кушу буенча башта әнисенә барып изгелек кыла, аннан әтисенә китә. Атасы янына барганы өчен анасы улын битәрләргә тотына. «Болар белән ни эшләргә инде?» – дип, уллары борчыла. 
...Кайчак, хатынга ярыйм дисәң, әниең үпкәли. Ә кайчак, хатын: «Бөтен вакытыңны әти-әниеңә бирәсең, безгә калмый», – дип зар кыла. 
...Күпме хатын-кызлар ирләренә булган тугрылык белән әти-әнисенә хөрмәт күрсәтү арасында бәргәләнә. 
...Бер балага тигән бүләк, икенчесенә артыграк булып тоела да, анысы әти-әнисенә үпкәли. 

Тормыш шундый хәлләр белән тулган. 


Шуңа күрә кешеләр белән дөрес мөгамәлә төзүне – әхлак фәне өйрәтә һәм бу мәдрәсәнең бик катлаулы фәне булып тора. Кайчак, үзең дә уйламыйча әйткән сүзең белән кешене үпкәләтәсең. Кайчак гайбәткә кереп, кемнедер чәйнәргә тотынасың. Кайчак синнән яшьрәк, диннән ераграк булып тоелган бер кешенең киңәшен кабул итәсе килми, аңа рәхмәт әйтәсе урында: «Башыңда яулыгың да юк, әле мине өйрәтеп торасың», – дип масаеп та китәсең.

Мөселман һәр эштә дә Раббысыннан ярдәм сораган кебек, холкын төзәтүдә дә Аның ярдәменнән башка булмый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар