Татарстанда «Ярдәм» хәйрия фонды башкарган игелекле эшләр турында ишетмәгән кеше сирәктер. Казанда һәм республикада, хәтта Россиядә генә дә түгел, чит илләрдә дә бу фонд турында яхшы беләләр.
Фонд башкарган игелекле эшләр күп һәм алар төрле юнәлештә. Төп юнәлешләрнең берсе – күрмәүче һәм аяк-куллары начар хәрәкәтләнүче кешеләрне кайгырту. Ел саен «Ярдәм» фонды шундый 350 кеше өчен күпсанлы курслар уздыра. Узган ел бу курсларда илебезнең 40 төбәгеннән һәм чит илләрдән дә килеп укыганнар.
Әлеге фонд ярдәме белән 23 мең 200 данә Коръән, Коръән тәфсире, дини әдәбият, дәреслекләр бастырылган. Болар барысы да күрмәүчеләр өчен Брайль системасында нәшер ителгән китаплар.
«Дан» инклюзив спорт комплексында сәламәтлеге белән проблемалар булган 500 кеше тернәкләнү узган. Әлеге комплекс 2022 елны ачылган иде. Хәзер монда төрле секцияләр эшли. Сәламәтлеге зәгыйфь кешеләр генә түгел, башкалар да шөгыльләнә ала.
«Ярдәм» хәйрия фонды оештырган тагын бер яңа юнәлеш – ятып авыручы кешеләрне караучылар әзерләү. «Мәрхәмәт кулы» дип аталучы әлеге курслар инде үз эшен башлап җибәргән. Киләчәктә әлеге юнәлеш аеруча актуаль булырга мөмкин, диделәр 15 гыйнвар көнне «Ярдәм» фондында узган матбугат-конференциясендә.
Әлеге очрашуда 2025 елга планнар турында да сүз булды. Күп еллардан бирле килгән традициягә тугры калып, Рамазан аенда биредә быел да ифтарлар узачак. Узган ел «Ярдәм» фонды тарафыннан 60 мең кешегә ифтар ризыгы әзерләнгән, 105 мең 300 кешелек кайнар ризык таратылган, 2200 ризык җыелмасы бирелгән.
Быел башкарыласы зур эшләрдән – Апас районында ир балалар өчен пансионатны төзеп бетерү. Ул 45 балага исәпләнелгән. Монда заманча класслар, яңа технологияләр, спорт комплексы да булачак. Шундый ук, ләкин монысы инде кызлар өчен булган пансионат Балтач районы Түнтәр авылында да төзелә. Пансионатта тәрбияләнүче кызлар мәктәптә алган дөньяви белемнәренә өстәп, дини тәрбия һәм тормышта кирәк булачак хезмәт күнекмәләре дә алып чыгачак. «Тормыш иткәндә хатын-кыздан таләп ителгән барлык эшкә дә өйрәнәчәкләр», – дип әйтте «Ярдәм» хәйрия фондының директоры Илдар Баязитов.
Әлбәттә, «Ярдәм» фонды башкарган эшләр болар гына түгел. Украинадагы хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә булышу, хәрбиләрнең үзләренә гуманитар ярдәм илтү (узган ел, мәсәлән, фонд анда «УАЗ-Патриот» һәм «УАЗ-Буханка» машиналары, дару препаратлары, кием-салым, ризык, кораллар илткән) – болар да фондның игелекле эшләре исемлегендә.
Узган ел «Ярдәм» хәйрия фонды сәламәтлеге зәгыйфь булганнар һәм аларны озатып йөрүчеләрдән алты кешене хаҗ һәм гомрә сәфәренә озаткан. Аларның өчесе – бөтенләй күрмәүче, берсе – начар күрүче, ике кеше исә аларны озата баручы.
Искәрмә: «Ярдәм» хәйрия фонды – коммерцияле булмаган оешма. Фонд 2007 елда оештырыла; социаль, хәйрия, мәдәни, мәгариф һәм башка иҗтимагый файдалы максатларны күз алдында тотып эш итә.
Фотолар: «Ярдәм» хәйрия фондының матбугат үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк