Логотип
Десерт

«Зебра» варениклары 

Бу азык бик тиз әзерләнә, алар бик тә үзенчәлекле булып күренә. Натураль буяу итеп какао кулланабыз, ул шоколад төсенә керә.  Әйдәгез, ясыйбыз... 

Бу азык бик тиз әзерләнә, алар бик тә үзенчәлекле булып күренә. Натураль буяу итеп какао кулланабыз, ул шоколад төсенә керә. 

Әйдәгез, ясыйбыз... 

 

 

Кирәк

(камыр өчен) 

 

300 г он; 

1 данә йомырка; 

1 бал кашыгы үсемлек мае; 

125 мл су; 

1 аш кашыгы какао; 

ярты бал кашыгы тоз. 

Эчлек өчен

 

250 г 9% лы майлылыктагы эремчек; 

1 аш кашыгы кызгылт көрән (тростниковый сахар)  төсендәге шикәр комы; 

бер чеметем ванилин; 

1 йомырка сарысы. 

 

Табынга биргәндә: кибет каймагы; 

җиләк кайнатмасы яисә джем. 

 

Эш барышы

 

Иләнгән онның өстенә бераз уемтык ясап, шунда су, йомырка, тоз, үсемлек мае кушабыз. Чәнечке белән әйбәтләп туглыйбыз. 

Әле сыекча гына булган бу катнашманы икегә бүлеп, берсенә 1 аш кашыгы какао өстибез. Хәзер ике катнашмадан да камыр басабыз, ул пильмән камыры кебек булырга тиеш. 

Әзер камырны берәр савытка салып, өстен томалап 10-15 минутка куеп торабыз. 

Аннары камырның икесен дә җәябез. Ак камырның өстен су белән майлыйбыз да өстенә шоколад төсле камырны салабыз. 

Рулет сыман итеп төрәбез. 

Хәзер рулетны 1 см киңлектә итеп кисәбез. 

Шул арада эчлек әзерлибез – эремчеккә йомырка сарысы, ванилин, шикәр комы өстибез. 

Киселгән рулет кисәкләрен җәем итеп җәябез дә уртасына эчлек салабыз. Кырыйларын үзегезгә уңайлы булганча бөрәбез. Менә шундый буй-буй полуфабрикатлар килеп чыга. Хәзер инде шуларны тозлы суда кайнау кергәннән соң 4 минут кайнатырга кирәк. 

Әзер вареникларны табынга каймак белән яисә төрле-төрле җиләк кайнатмалары белән бизәп чыгарырга була. 

Тәмле булсын! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар