Логотип
Десерт

Зәмирә Рәҗәповадан кара карлыган компоты рецепты

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова җәй эчендә йөзләгән банка компот яба икән.

Инде кара карлыганнан, чиядән, кызыл карлыган, абрикостан бик күп итеп ябып куйган. Әле тагын алмадан әзерләргә җыена. «Без компотны күп эчәбез. Йөздән артык банка ябам, барысы да эчелеп бетә», – ди ул. Иң яратканы – кара карлыган компоты икән аларның. 

Сайт укучыларыбызга да файдалы булыр, нинди рецепт белән ябасың дип, сорагач, яландырып тормады, тиз генә рецептын язып та җибәрде ул. Бик рәхәтләнеп, сезнең белән уртаклашабыз.

Юылган карлыганны тишекле чүмечкә (дуршлаг) салып, кайнап торган суга 35-45 секундка чумдырып алып, пешеклисе.

Парландырылган 3 литрлы банкаларга пешекләгән карлыганны бушатып, шикәр комы һәм лимон кислотасы өстисе.

Карлыганнарны чумдырып алган суны банка тулганчы саласы һәм калай капкач белән томалап куясы.

3 литрлы банка өчен:

3 уч карлыган;

1,5 стакан шикәр комы;

чәй кашыгының 1/3 күләмендә лимон кислотасы;

шау кайнар су.

Менә шушы рецепт белән әзерләп карагыз әле, бик тәмле була, ди Зәмирә үзе. 

Теги: рецептлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар