Мин Чатыртау итәгенә урнашкан Азнакай шәһәренең Галләмова Ясминә исемле татар кызы булам.
Миңа 6 яшь. Мин Азнакай шәһәренең 18 нче “Елмаю” балалар бакчасына йөрим.
Без гаиләдә 4 кеше: әтием – Рөстәм, әнием – Регина, яраткан энекәшем – Энгель һәм мин. Гаиләдә бердән – бер кыз бала буларак, мин әниемнең ярдәмчесе һәм уң кулы!
Әни белән икәүләп
Кекс пешерергә булдык.
Мин дә булышам менә
Кекслар ясашырга.
Кичке табын артына
Җыелдык гаилә белән.
Энемне һәм әтиемне
Тәмләп чәй эчерергә,
Уйлаштык әни белән.
Тәлинкәгә 3 йомырка, 150гр. шикәр комы, эретелгән ак май, 1 кап эремчек, сүндерелгән чәй содасы, ванилин һәм иләнгән он салып куе камыр булганчы болгатабыз.
Барлыкка килгән камырны кечкенә кулинар капчыкларга салып майланган формаларга агызабыз, 180 градус кызулыктагы мичтә 20 – 25 мин пешереп алабыз.
Кызу мичтән чыккан
Алсу йөзле кекслар
Кәефләрне күтәреп
Табын артына җыя.
Менә үзегез күрегез
Безнең тәмле кексны.
Әгәр дә кызыксагыз
Үзегез пешереп карагыз.
Комментарийлар
0
0
Сөбханалаа! Бигрәк уңган бала икәнсең!
0
0
0
0
Молодец, Ясминэ! Син пешергэн кекслар теле йотарлык булган!!!!
0
0
0
0
Әнисенә бик зур рәхмәт, ә Ясминә белән без горурланабыз!!! Уңышлар сезгә!!! 5
0
0
0
0
Очень красивая фотография!!! Молодцы девченки!!! Желаем победы , болеем за вас
0
0
0
0
Ай-яй тэмле!!!!!!!!
0
0