Казанда яшәүче Алсу ТӨХВАТУЛЛИНА тузганак чәчәгеннән төнәтмә кайнатып, кышкылыкка әзерләп куя. Бүген ул безгә тиз арада әзерләнә торган бал ясап күрсәтте.
Май ае – табигатьнең иң матур, яшәргән мизгеле. Шомырт, сирень, алмагачлар шау чәчәккә күмелә, болын-кырлар сап-сары төскә керә: тузганаклар чәчәк ата. Бүген сүзебез сары төсле, йомры башлы тузганак чәчәге турында. Күп кеше бу үләнне чүп үләненә саный, түтәлләрдән өзеп атарга ашыга. Ә бит тузганак витаминнарга бай, файдалы дару үләне булып санала. Алай гына да түгел, уңган хуҗабикәләр бу чәчәктән бал, төнәтмә дә әзерлиләр. Бу үсемлекнең файдасы бахисап. Тузганак тимер, фосфор, калий, инулин, А hәм С витаминнарына, аксым кушылмаларына бай. Аның согында бәвел кудыру тәэсиренә ия булган тараксацин матдәсе бар икән. Тузганактан ясалган төнәтмә шикәр диабеты, үт куыгы hәм бавыр авырулары, авитаминоз, анемия белән интекәннәргә шифа бирә.
Кызык факт: тузганак чәчәкләре иртәнге 6.00 да ачылып, кичке 15.00 тә ябыла, монда бер-ике минут кына аерма булырга мөмкин. Тузганак чәчәгенең ачылу-ябылу вакытына карап, безнең әби-бабайларыбыз сәгать йөрешен тикшерә торган булганнар.
Бу чәчәк тулысынча ашарга яраклы. Тузганак чәчәкләреннән бал кайнаталар, яфраклардан тәмле салат, тамырларыннан организмга файдалы төнәтмә әзерлиләр.
Казанда яшәүче Алсу ТӨХВАТУЛЛИНА тузганак чәчәгеннән тиз арада әзерләнә торган бал ясап күрсәтте.
Моның өчен 350 данә тузганак башы, су, шикәр комы кирәк.
2 литр суга бер аш кашыгы тоз салып, чәчәкләрне ике сәгать дәвамында батырып тотабыз. Ике сәгать узгач, чәчәкләрне судан алып, ярты литр чиста су салынган кәстрүлдә 20 минут кайнатабыз. «Суның нинди булуы әhәмиятле түгел. Мин бал ясар өчен чишмә суын кулланам», – диде Алсу апа. Чәчәкләрне талгын утта болгатып торабыз. 20 минут узгач, утны сүндереп төнәтәбез. «Чәчәкләрне суда төн кундырсаң, тагын да әйбәтрәк ди», – Алсу апа. Төнәтер өчен 4-5 сәгать вакыт кирәк. Шуннан, чәчәкләрне сөзеп алабыз. Барлыкка килгән сыекчага 750 грамм шикәр комы салып, талгын утта кабаттан 15-20 минут чамасы кайнатабыз. Бал кайнап чыгар алдыннан лимон согы яисә апельсин кабыклары салырга мөмкин. Лимон кабыгын вак угычтан уып та кушарга була.
Утны сүндергәннән соң, кайнатманы янәдән дүрт сәгать төнәтәбез. Әзер балны банкаларга салып, караңгы урында яисә суыткычта саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бал тугел инде,тузганак вареньесв
0
0
0
0
Рэхмэт зур!шэп!
0
0