Логотип
Десерт

«Татарча» печенье

Анастасия ГАРИПОВА – «Гусь» ресторанының камыр ашлары цехында су-шеф булып эшли. Үзенә 22 генә яшь булса да, тырышлыгы һәм тәвәккәллеге аңа инде күп кенә кулинария конкурсларында җиңү китерергә өлгергән.

 

«Бер генә бәйрәмне дә зур бәлештән башка күз алдына китерә алмыйм», – дигән яшь ханымга татар теле дә, татар кухнясы да кечкенәдән бик якын. «Мин бит татар авылында, татарлар арасында үстем. Фердинанд исемле татар егете белән гаилә корганнан соң, бу мохиткә тагын да якынайдым, үземне аның бер өлеше итеп тоям. Әнием Елена Петровна да татар телен яхшы белә, татар кухнясын ярата. Мәктәпне тәмамлаганнан соң повар һөнәрен сайлавым да әниемә охшарга тырышудан. Ул озак еллар мәктәп ашханәсендә ашчы булып эшләде, ризыкларны бик-бик тәмле итеп пешерә. Безнең өйдә һәр бәйрәмдә табын уртасында йә зур бәлеш, йә гөбәдия була», – ди Анастасия. Халыкара сервис колледжында повар-технолог белеме алганда татар ашларын әзерләүнең бар нечкәлеген өйрәтергә тырышкан укытучысы Эльмира Биккининага һәм диплом җитәкчесе Айгөл Саттароваларга рәхмәте зур аның. Айгөл Фәридовна бүген дә аның остазы һәм киңәшчесе. Журнал укучыларыбызга тәкъдим иткән менә бу печеньены да Анастасия остазы өйрәткәнчә пешерә. Атаклы аш-су остасы Юныс ага Әхмәтҗанов рецептына нигезләнгән булса да, бераз гына үзгәрәк, яңачарак ул. Җәйге каникулларда балалар белән бергәләшеп пешерер өчен дә бик җайлы, матур һәм тәмле. Печеньеларның нәкъ менә кызыл, яшел һәм ак төстә булуларының да мәгънәсе бар – Республикабыз әләмендәге төсләр алар. Әнә шулай күңелле шөгыль аша балаларыбызны милли бизәкләребез, милли төсләребез белән таныштыру бер дә зыянга булмас.


Кирәк
1 йомырка, 2 йомырка сарысы / 300 г атланмай / 150 г шикәр комы / 600 г он / 10 г камыр көпшәкләндергеч / 1 чәй кашыгы ванилин / 4-5 тамчы кызыл һәм яшел төстәге камыр буявы.

Эш барышы
Тирән савытка бер йомырка һәм ике йомырка сарысы сытып, шикәр комы һәм ванилин салабыз. Шикәр комы эреп беткәнче туглыйбыз. 

Бүлмәдә торып йомшарган атланмайны шикәрле йомыркага кушабыз һәм үзара катнашканчы болгатабыз. 

Кирәк кадәр онны үлчәп алып, камыр көпшәкләндергеч белән катнаштырабыз. Онны аз-азлап кына куша барып, камыр басабыз. Ул башта таралып тора торган була. 

Камырны куна тактасына бушатып, һәр валчыгы бер йомарламга укмашканчы, озаклап басабыз. 

Камырны өчкә бүләбез. Бер өлеше ак килеш кала, ә калган ике өлешнең берсен – кызыл, икенчесен яшел төскә буйыйбыз. Камырның уртасын чокырлап, буяуны шунда салырга кирәк. Кызыл төсне вак угычтан уылган чи чөгендер, ә яшел төсне төелгән пестә (фисташка) чикләвеге белән дә кертергә була.

Камырны ярты сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң, һәр өлешне аерым-аерым 1 см калынлыгында җәябез. Җәемнәрне төрле формаларда кисәбез. Без милли бизәкләр рәвешендә кистек.

Печеньеларны пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, 10 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Мичтән алганда алар бераз йомшаграк булыр, эчтәге кайнары белән тагын бераз пешәләр әле. Мичтә кетердәгәнче тотарга кирәкми. 

Чәйләрегез тәмле, җәйләрегез ямьле булсын! 
 

Теги: камыр ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар